19 август тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья гуманитар ярдәм көне
Бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы резолюциясе белән 2008 елның декабрь аенда билгеләнә. Ул 2003 елның 19 августында Гыйракның Багдад шәһәрендә урнашкан БМО штабында булган шартлауга бәйле. Теракт нәтиҗәсендә 22 кеше, шул исәптән БМО Генераль секретареның вәкиле Сержиу Виейра ди Меллу һәлак булган.
2010 елдан бирле Сержиу Виейра ди Меллу фонды ел саен аның исемендәге премияне конфликтларны тыныч юл белән хәл итүче оешмаларга, аерым кешеләргә тапшыра.

Бөтендөнья фотография көне
Бу көн 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куела. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. 1839 елның 19 августында Франциядә киң җәмәгатьчелеккә яктылыкны сизә торган металл пластинкада сурәт алу технологиясе күрсәтелә. Бу ачышның авторы француз рәссамы һәм уйлап табучы Луи Жак Манде Дагер була.

Кискен борылыш
27 ел элек (1991) СССР да кискен борылыш ясау талпынышы булды. Ил җитәкчелегенең консерватив рухта булган вәкилләре СССР президенты Михаил Горбачевны хакимияттән читләштереп, сәяси курсны үзгәртергә, СССРны саклап калырга планлаштырды. Бу җәһәттән СССР да Гадәттән тыш хәл Дәүләт Комитеты (ГКЧП) оештырылды. Аның составына СССР вице-президенты Геннадий Янаев, СССР премьер-министры Валентин Павлов, СССР эчке эшләр министры Борис Пуго, СССР оборона министры Дмитрий Язов, СССР КГБ рәисе Владимир Крючков, СССР Оборона советы рәисенең беренче урынбасары Олег Бакланов, СССР Крестьяннар берлеге рәисе Василий Стародубцев, СССР дәүләт предприятиеләре һәм сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә объектлары ассоциациясе президенты Александр Тизяков керә.
1991 елның 19 августы иртәсендә СССР Бөтенсоюз радиосы һәм Үзәк телевидениесе буенча илнең кайбер төбәкләрендә гадәттән тыш хәл режимы кертү һәм ГКЧП оештыру турында игълан ителә. Шулай ук СССР вице-президенты Геннадий Янаевның указы укыла. Анда Михаил Горбачевның “сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә үз функцияләрен үти алмавы сәбәпле, президент вазыйфаларын үз кулына алуы турында әтелә. Совет халкына ГКЧП әгъзаларының мөрәҗәгате укыла.
Сәяси партияләрнең, иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге туктатыла, митинглар үткәрергә һәм кайбер газеталарны чыгарырга рөхсәт ителми. Үзәк телевидениенең барлык программалары диярлек тапшыруларын туктата.
Мәскәүгә һәм башка зур шәһәрләргә хәрби көчләр җибәрелә. Башкалага 4 меңнән артык хәрби хезмәткәр, 300 дән артык танк, 400 дән артык БМП һәм бронетранспортер кертелә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү