Төркиядә хәлләр чыннан да мөшкелме? (Политолог Руслан Айсин чын дөресен сөйләде)

Ниһаять, чикләр ачылды. Илдәшләребез яратып өлгергән Анталия комлыкларында кызыну, Урта диңгездә су керү мөмкинлеге туды. Дөрес, әлегә Казаннан Анталиягә очкычлар очмый, Мәскәү аша барырга туры килә. Туристлык агентлыклары, шәт, сентябрь ае җитүгә, үзебездән дә оча башларбыз дип өметләндерә. Беренчеләрдән булып төрек иленә ял итәргә баручылар арасында политолог Руслан Айсин да бар. Руслан белән элемтәгә кереп, тәэсирләрен сораштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

– Без чик ачылуга, 11 август көнне үк очтык. Мәскәүдә башка очкычка күчеп утырсак та, туроператорлар алдан килештереп куйганга, багажларны күчереп йөртәсе булмады. Юлчыга янчык та авыр, диләр ич. Кечкенә бала булгач, ул да көйсезләнергә мөмкин. Анталиянең иң ерак почмагында, тауларга килеп төртелгән урында – Тәкирова бистәсендәге «Армас Каплан парадайс» дигән биш йолдызлы отельдә тукталдык (моннан ерак кына түгел, бер тау башында Казан астрономнары катнашында эшли торган обсерватория урнашкан). Агачлар күп булгангамы, 40 градус эсселек әллә ни сизелми. Диңгез җылы, рәхәт, чиста. Төрекләрнең барысы да мөлаем. Татарстаннан икәнебезне белгәч, безгә аеруча игътибар күрсәтәләр, шатлануларын әйтәләр. Ял сиздерми дә үтә. Инде берничә көннән Казаныбызга кайтып китәргә җыенабыз.

– Социаль челтәрләрдә, Төркиядә ял итүчеләр арасында ковид белән авыручылар саны нык арткан, дигән хәбәр таралды. Чыннан да, шулаймы?
– Без ял итә торган бистәдә андый сүзләр ишетелми. Монда нигездә биш йолдызлы кунакханәләр. Барысында да тәртип дип уйлыйм. Отельгә кергәндә, температураңны үлчиләр, аны махсус дәфтәргә язып куялар. Әгәр температураң күтәрелсә, махсус чаралар каралган. Әйтергә кирәк, мондагы кунакханәләр, барча таләпләргә җавап бирә, дигән махсус сертификат алган. Шунлыктан юллама сатып алганда, отельнең иминлек сертификаты бармы, дип кызыксынырга кирәк. Чөнки сертификаты булмаса, Төркия дәүләт хезмәткәрләре килеп тикшерергә, сертификаты булмаган очракта отельне ябарга мөмкин, шуның аркасында башка җиргә күчеп йөрү мәшәкате чыгуы ихтимал. Шул ук вакытта мондагы җирле халык пандемия, таҗвирус таралу ихтималын яхшы аңлый дигән нәтиҗә ясадым. Миңа калса, төрекләр бөтен таләпләрне үти. Мәсәлән, кибеткә кергәндә битлек кияргә мәҗбүр итәләр. Урамда йөргәндә үзләре дә битлек киеп йөри. Үзебезнең аэропорт, һава аланы белән чагыштырганда аларныкында тәртип яхшырак тоелды миңа. Гомумән, төрекләрнең оешкан, тәртипле халык икәнен күрми кала алмыйсың.

– Ял бәясе кискен артты диләр. Сервис ягы ничек?
– Әйе, бәяләр артты. Былтыр август азагы, сентябрь башында ял иткән идек. Узган ел өчәүләп ял итү 105 мең сумга төште. Быел 128 мең сум түләргә туры килде. Бәяләр арту белән беррәттән төрекләр уңай шартлар булдыруга – сервиска ныграк игътибар бирә башлаган. Әйтик, без таләп иткән күп уңайлыклар булдырыла, үтенечләребез канәгатьләндерелә. Шул ук вакытта килүчеләр арасында украиннар бик күп, руслар да шактый, Татарстаннан да байтак кеше бар. Әле монда эшләүче бер кыз белән сөйләшеп киттек. Әнисе – татар, әтисе төрекмән икән. 10 августка кадәр биредә эчке туризмга, ягъни төрекләргә хезмәт күрсәткәннәр. 10 августта Русия чикләре ачылгач, чит ил кешеләрен кабул итүгә өстенлек бирә башлаганнар. Гаҗәп тә түгел: Русиядән, БДБ илләреннән килгән туристлар күпләп әйбер сатып ала, әллә ни таләпчән, нәзберек түгел. Төрекләр бик таләпчән, һәр кимчелекне теркәп бара. Шуңа күрә БДБ тарафыннан килгән туристлар белән эш йөртүе ансатрак, дип сөйләде ул. Безнең туристлардан саллы гына керем кала икән, табигый, ил өчен дә, җирле халык өчен дә яхшы.

– Комлыкларда һәм ашау урыннарында дистанция сакланамы?
– Килгән мәлдә, ике-өч көн (без 11 августта килдек дип әйттем инде) рестораннарда социаль дистанция яхшы саклана, элеккеге швед өстәле дигән нәрсә юк иде. Һәрбер өстәлгә аерым официант беркетелгән. Ул кеше сораган ризыкны алып килеп бирә. Өченче көнне кеше күп килгәч, рестораннарга кабат швед өстәле әйләнеп кайта башлады. Дүртенче көнне, гомумән, швед өстәле тулаем кире кайтты. Шул ук вакытта ашханәдә эшләүче хезмәткәрләр барысы да битлек, пирчәткә киеп йөри. Еш дезинфекция ясыйлар. Элмә такталары, игълан-белдерүләр дүрт телдә – инглиз, төрек, урыс һәм алман телендә. Анда нигездә таҗвирустан саклану таләпләре язылган. Кеше ияләште. Килер алдыннан туроператорлар да моны туристларга яхшы аңлаткан иде. Шул ук вакытта комлыкларда социаль дистанция сакланмый диярлек. Бердән, урыннар тыгыз, икенчедән, кеше барыбер сөйләшә, аралаша инде. Шул сәбәпле, ара калдыру дигән нәрсә онытыла. Әйтик, командалар туплап, волейбол уйныйсың икән, ара калдыру турында анда ничек уйлап торасың?!

– Авырып киткән туристларга ярдәм күрсәтү ничек оештырылган?
– Авырып китүче туристларны урнаштыру өчен, сертификат алган кунакханәләрдә махсус бүлмәләр булдырылган. Монда табиб бар. Хаста кеше ике атна дәвамында шунда яши. Билгеле, аны ашаталар, эчертәләр. Моның чыгымнарын туроператорлар һәм кабул итүче отельләр күтәрә. Ягъни авырып киткән кеше үз кесәсеннән түләми. Барысы да иминият кәгазендә язылган. Табиб та шул хисапка керә. Һәрхәлдә андый авырып китүчеләр хакында ишеткәнебез булмады. Андый курку юк.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү