Татарстан салым керемен югалткан, тик бер генә программасын да туктатмаган

Татарстан быел, пандемия сәбәпле, салым керемен югалтса да, бер генә программа да туктатылмаган. Республика хәтта федераль бюджеттан акчалата ярдәм тимәгән бизнес өлкәләренә дә булышкан. Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы утырышында бу юлы республиканың икътисади потенциалы турында сөйләштеләр.

Очрашуның модераторы Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, икътисад – ул киләчәкне билгеләүче фактор. Аның үсеше өчен шартларны бүгеннән үк тудыру кирәк.

Татарстан Дәүләт Советының бюджет, икътисад, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин сүзләренчә, 2020 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча федераль, төбәк һәм җирле бюджетлар узган ел белән чагыштырганда 122,6 млрд сум югалткан.

Утырышта яңгыраган фикердән аңлашылганча, Татарстан быел, пандемия сәбәпле, салым керемен югалтса да, бер генә программа да гамәлгә ашырылудан туктатылмаган.

Республика хәтта федераль бюджеттан акчалата ярдәм тимәгән бизнес өлкәләренә дә булышкан.

Иҗтимагый штаб утырышында катнашучылар Татарстандагы икътисади шартлар турында фикер алышты. Үзмәшгульлек программасы турында да сүз булды. Бу хакта тулырак соңрак сайтыбыздан укый аласыз.


Фикер өстәү