Коронавирустан сабак алдыкмы?

Таҗлы вирус турында төрлечә, берничә тапкыр язган булды. Бу темага башка  кагылмам дигән идем. Әмма соңгы вакыттагы күзәтүләр, уйланулар кабат шушы хакта язарга мәҗбүр итте. Уйланырга сәбәпләр күп булды.

«Килешәсездер, тышкы битлекле тормыш безне азмы-күпме үзебез турында кайгыртырга, уйларга, үзебезгә игътибарлы булырга өйрәтте. Моңа кадәр тамак авыртты ни, йөткердек, төчкердек ни, бернигә ис китми иде. Берәрсенең төчкергәнен ишетсәк, «Сәламәт бул!» – ди идек тә эш бетә иде. Әле рәттән күбрәк төчкерсә, «Әйдә, унга тутыр инде», – дип тә шаярта идек. Бу айларда үзебез төчкерсәк тә, башкалар төчкерсә дә, нигәдер куркытты. Ышанмыйм, курыкмыйм дигәннәр дә сагайды», – дип язган идем яз көне.

Хәзер исә, сагайдык кына шул, башкача булса, бу чир авылга килми дә кала ала иде дигән фикергә килдем. Күп ялгышлыклар җибәрдек. Шул сәбәпле, вирус авыл-районнарга килде һәм иңләп-буйлап таралды да. Рәсми статистика  буенча аларның бик күбесенә ике яклы үпкә ялкынсынуы куелды, расланган очраклар да шактый булды. Әмма шунысы хак: авыл да каладан ким авырмады, әле дә авыручылар бетеп җитмәде. Кайда ялгыштык соң?

Миңа калса, төп ялгышыбыз бу авыруның барлыгына ышанмау булды. Ул чакта әле авылда җитди авыручылар юк, бернинди авыру билгесе булмаган кешеләргә дә шушы диагноз куелгач, ничекләр ышанмак кирәк?! «Әй, кыш буе йөткереп, температура белән авырдык, без инде кыш көне үк авырганбыз», – дип ышанып, тагын ялгыштык. Каланыкылар җитди авырганда, без әле рейдлар үткәреп, штрафлар салган полиция хезмәткәрләрен, тикшерүчеләрне тиргәдек. Үзизоляция чорында ихтыяри-мәҗбүри таләпләрне үтәсәк тә, күпләр бераз ирек бирелү белән бөтенләй «туарылды». Чит илдән сәяхәттән кайткан санаулы кешеләр арасында да бу чикләүләргә төкереп бирүчеләр, карантиндагылар арасында да таләпләрне бозып,  урамда, кибетләрдә йөрүчеләр булды (район җирендә бит мәгълүмат тиз тарала, кеше берсен берсе таный). Һәр кешене капка төбендә мылтык тотып, саклап тора алмыйсың, бу кадәресе намус эше дә иде.

Өстәвенә, авыручылар арасында да азакка кадәр авыруларын яшерүчеләр, берни булмагандай, халык арасында йөрүчеләр булды. Югары температурасын төшерә алмый өендә авырып ятып та, табибка мөрәҗәгать итмәүчеләр, эштәгеләрнең, якыннарының, ахыр килеп, үз язмышын да куркыныч астына куючылар да (ничек булып бетәсен кем белә?!) булды, кызганычка. Кем авырганны, кем авырмаганны табиблар, авыллардагы шәфкать туташлары, тиешле органнар каян белеп бетерсен, күршесе авырганны да белми кала хәзер авыл кешесе дә. Чир ачыкланучылар да кемнәр белән элемтәгә керүләрен тулысынча әйтмәде. Болар барысы да шул таҗлы вирусның барлыгына ышанмаудан, «гади грипп инде ул» дигән ялгыш мөнәсәбәттән килеп чыкты дип уйларга кирәк («мин авырдым, башкалар да авырсын әле» дигән ният белән йөрмәгәннәрдер, шәт. Юкса, бу авыруны аягөсте үткәрүчеләр дә: «Бик каты авырдык, бигрәк начар авыру икән», – диеште). Нәтиҗәдә кемдер мәрхүм булган танышларын озатырга, кемдер авыру хәлен белергә, кемдер аш-мәҗлесләргә барган җирдән чир ияртеп кайтты.

Шәһәрләрдән шактый соңарып таралды авылларда бу авыру. Төрле авыллар аша үтеп, әлеге «түгәрәк» көннән-көн кысыла барды, авыру көннән-көн якынайды. Июль ае шактый хәвефле булды. Янәшә генә булган күрше авылда бер-бер артлы берничә кеше Казандагы махсус хастаханәләрдән кара пакет белән кайтты, ул көннәрдә, ниһаять, бу авыруның хәтәрлеге аңнарга барып җитте дип уйладык. Куркыныч хәбәрләр башка авыллардан да ишетелеп торды. «Ул чакта мин шифаханәдә идем, сугыш вакыты кебек, көн туса, авылдан начар хәбәр ишетелде», – дип искә ала ул чорны танышым Рамазан абый. Тик, кызганыч, бик күпләр ваемсызланып йөрүләрен дәвам итте, авыручылары да, сау-сәламәтләре дә әллә ни саклык чаралары күрмәде. Бер яктан аларны гаепләп тә булмый кебек. Җәйге эссе көннәрдә үтәли җил белән ел да күпләр бу вакытта шулай авырый, айлар буе дәвалап булмаган ютәлне: «Җәйге салкын бигрәк озакка китә», – дип сөйләшә идек. Кем белә, арада шундый салкын тидерүчеләр дә булгандыр, әмма башкасы да булды…

Хәер, авыл кешесе гомер-гомергә үз сәламәтлегенә битараф инде ул, үтәр әле дип йөреп, күп чирләрне элек тә аздырып, дәваланырга соңга калу очраклары шактый була иде. Мәҗбүри диспанцеризация  генә хәлгә бераз төзәтмәләр кертте. Шуңа күрә пандемия чорында авылларда да һәр адымда чир сагалавын аңларга теләмәгән кешеләрнең күплеге (конкрет фактлар күз алдында булганда да!), без әле бу айлардан сабак алмадык бугай, дигән күңелсез нәтиҗәгә сәбәп була.

Дөрес, бөтен кеше дә ваемсызланмады. Үзендә беренче билгеләр күрүгә, үзе дә тикшеренгән, коллективын да тикшерткән җитәкчеләр дә, авырый башлауга, эшен туктаткан эшмәкәрләр дә, карантин чорын намус белән үтүчеләр дә шактый булды. Тикшерү органнары да нык тырышты. Әле үзизоляция башлангандагы темпны киметмәгән булсалар, бик күпләр бу чирдән имин калган булыр иде кебек тоела (битлек-пирчәткәне саклану өчен дип түгел, нәкъ менә алардан куркып, штраф салмасыннар өчен генә киде күпләр). Мондый хәлләр бер безнең якларга гына хас түгел, авыл – кайда да авыл инде ул. Бу язмам Балтачта әлеге чир белән көрәш үзагымына куелган икән дигән фикер уятмасын иде, контроль никадәр көчле булса да, күп әйбер кешенең үзеннән тора. Әле чир югалмады, беркая да китмәде, ди белгечләр. Үтелгән этаптан һич югы аз гына сабак алсак та, көзен көтелә торган чорны җиңелрәк үтәр идек.

…Безнең тирәдә әле бу авыру яңа сүлпәнәеп килә. Кеше кимәсә кимәс, халык җыйналган урыннарда  битлегемне генә түгел, пирчәткәмне  дә салмаска булдым әле. Ияләшкән инде. Бер авырлыгы юк…

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү