«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе: кимсетми, ә шатландыра

1 нче сыйныфка җыенган Илдусның мәктәпкә барырга ни костюмы, ни башка кирәк-яраклары юк. Казанда яшәүче баласын ялгыз үстерүче Альбина Шакирҗанова улын башкалар янында ким-хур булмаслык итеп озата алырмы? Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысасында республикада 28 меңнән артык баланы мәктәпкә хәстәрләргә булышачаклар. Анда Илдусның да өлеше бармы?

Букчаны читенсенеп алмыйлармы?
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе – гаилә хәле авыр булган, авыру яки күпбалалы гаиләләрнең тормышын бераз гына булса да җиңеләйтү өчен оештырылган чара. Ул республикада Президент тәкъдиме белән 2007 елдан бирле уздырыла. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2007 – 2019 елларда 294 меңнән артык укучыга 249077109 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел исә барлыгы 28 мең баланы, шул исәптән тәүге тапкыр парта арасына утыручы 7 меңнән артык сабыйны сөендермәкчеләр. Мәсәлән, Лаеш районында 1 нче сыйныфка 669 укучы барса, шуларның 169сына букча бүләк итәчәкләр. Гадәттә, балаларга уку әсбаплары тутырылган букча өләшәләр. Әлеге хәйрия акциясендә кем ничек булдыра, шулай өлеш кертә. Кемдер бер көнлек хезмәт хакын күчерә, кемдер хәйрия марафоннары уздыра, мәктәп ярминкәләрендә махсус әрҗә куючылар да бар.
Әлеге хәйрия чарасы уздырыла башлаган елларда, мондый акция кирәкме икән, дип икеләнүчеләр дә булды. Янәсе, ул гаиләләрне социаль катлауларга, ягъни байларга һәм хәерчеләргә бүләчәк. Чит абый-апалар кулыннан бүләк алган балалар, әнә фәләннәрнең букча алырга акчасы бар, нигә үзегез сатып алмыйсыз, дигән сорауны да бирергә мөмкин. Шуңа күрә сабый букчаны шатланып түгел, кимсенеп алачак. Әмма бәйрәмне оештыручылар алай уйламый: бүләкнең артыгы юк. Ел саен балалар бүләкне сөенеп ала диләр.
– «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе быел ачык һавада үтте. Барлыгы 26 балага букчалар тапшырдык. Бер генә елны да, безгә ярдәм кирәкми, дигән кешене күргәнем юк. Гаилә бюджетына файда дип, әти-әниләр киресенчә рәхмәт әйтә. Бүләк бит ул, аны беркайчан да читенсенеп алмыйлар. Сабыйлар букча эчләрен кат-кат ачып карый. Мәктәпкә беренче тапкыр баручыларга бу бигрәк тә кызык, – ди Әтнә районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиева.

Дәфтәрләрне 7 ел элек үк сатып алдым
Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга эчәргә сөт булсын, диләрме әле? Нәрсә бирсәләр дә, гаилә хәлен җиңеләйтергә булышсын шунда. Биргәннең битенә карамыйлар. Әти-әниләрнең күбесе шулай ди.
– Нинди кимсенү, бирсеннәр генә. Тик букчалар тапшыруны августның соңгы көннәренә калдырмасыннар иде. Күпчеклек гаиләләр бу вакытта аны сатып алган була. Без, әллә бирәләр, әллә юк дип, иң гадиен алдык. Тик тагын берне бирсәләр дә, артык булмаячак. Илдус аны бик шатланып алачак. Берәүнең дә баласын башкалар янында ким-хур итәсе килми, – ди Альбина Шакирҗанова.


Альбина улын ялгыз үстерә, тулай торакта очны-очка ялгап яшиләр. Әле күзенә операция ясаткан икән. Хәзерге вакытта эшсезлек буенча биржада тора. Чәчтараш белгечлеге буенча курсларда укый. Хәзерге вакытта аның улын мәктәпкә әзерләргә акчасы юк.
– Социаль яклау бүлегенә мәктәпкә әзерләргә булышу буенча ярдәм сорап барган идем, сөенерлек җавап ишетмәдем. Без моңа кадәр аз керемле гаилә булып санала идек. Үзчикләү вакытында Путинның балалар өчен бирелгән 10шар мең сум акчасын алгач, керемнәрем артып киткән икән. Ул акчага балага спорт костюмнары, аяк киемнәре сатып алган идем. Социаль яклау бүлегендә, сезгә букча бирәчәкләр, дип юаткан булдылар, – ди Альбина. – Мәктәп формасы кирәк, тик анысын сатып алырга мөмкинлегем юк. Нәрсә бар, шуны киеп барыр инде. Берәү ак күлмәк биргән иде, шул да ярап торыр. Кара джинсы чалбар кидертермен. Әгәр, сезнең кием безнең таләпләргә туры килми дисәләр, улымны мәктәптә укытып булмаячак. Акча ягы такыр булгач, нишләтим. Дәфтәр, каләм, бетергеч кебек кирәк яракларны улым тугач ук, дөнья хәлен белеп булмый дип, сатып алган идем. Танышларым ул чакта миннән рәхәтләнеп көлгән иде. Менә хәзер кирәге чыкты. Дәфтәрләре саргаймаганмы икән, төенчекне ачып карыйсы булыр. Аз керемле гаиләләргә кием белән дә булышсыннар иде.

Уку өчен беркайчан да акча чутламыйбыз
Балтач районының Ярак Чурма авылында яшәүче Абдуллиннар 9 бала тәрбияли. Шуларның 6сы – мәктәп яшендә. Җәмилә балаларын инглиз телендә сөйләшергә үзе өйрәтә. Аның биш баласы да чит телне яхшы белә, кайберләре районда узган олимпиадаларда җиңү яуларга өлгергән.


– Безне авыл җирлеге башлыгы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» тантанасына үз машинасына утыртып алып бара. Ике тапкыр шундый ярдәм күрсәтелде. Бер елны газ оешмасы букчаны өйгә дә китереп бирде. Быел улыбыз Раушан 1 нче сыйныфка бара. Хәйриячеләрдән өмет итмибез. Сабыйларны үзебез өчен табабыз бит. Әгәр букча бирсәләр, сөенеп алачакбыз. Балалар игелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп, дога укый. Аларны, әгәр мөмкинлегебез булса, үскәч, сез дә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәрсез дип, өйрәтәбез, – ди әниләре Җәмилә. – Бу акциянең файдасы зур. Гадәттә, бәйрәм башланганчы минем башка әти-әниләрнең дә фикерен белешә торган гадәтем бар. Сөенмәгән бер генә әти-әни дә юк. Кайберләренең бу чара хәтта гаилә хәлен 6-7 мең сумга җиңеләйткән. Кемгәдер спорт костюмнары, киемнәр дә өләшкәннәр. Мондый ярдәмгә бөтенләй өмет итмәгән идек, диючеләр дә очрый. Букча эченә барлык кирәкле әйберләрне салалар, сыйфаты да яхшы. Игелекле кешеләргә рәхмәтләребез әйтеп бетергесез. Бу акция берничек тә катлауларга бүлә алмый. Кешеләргә иске әйбер өләшмиләр, барысы да – өр-яңа.
Абдулиннар балаларын үз хәләл көчләре белән тәрбияләргә тырышсалар да, аларга ярдәм итүчеләр дә бар. Балтач гимназиясе китаплар белән булышса, балалары белем алган Шубан мәктәбе, район мәгариф бүлеге өстәл-урындыклы, китап киштәле иткән.
– Юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Кемдер брендлы кием, букчалар гына сатып ала, безнеке төрле елда төрлечә була. Әтиләре киемнәрне Казанга барып, акция вакытларында арзанрагын сатып алырга тырыша. Кышкы киемнәрне – җәен, җәйгесен исә кышын сатып алабыз. Уку өчен өстәмә әсбапларга интернеттан заказ биреп, почта аша кайтартабыз. Менә Мәскәүдән инглиз теле китаплары кайтып төште, – ди Җәмилә ханым. – Бездә беркайчан да дәфтәр, каләм, өстәмә әсбапларга кытлык юк. Алар ел дәвамында булырга тиеш. Бездә кагыйдә шундый. Май ахырында ук көндәлек, дәфтәрләрне юнәтеп куябыз. Ул вакытта дәфтәр бер сум булса, уку елы башланганда, бәясе 4 тапкыр арта. Тормыш барысына да өйрәтә. Без мәктәпкә әзерләнүне беркайчан да август ахырына калдырмыйбыз. Глобус, мәктәп карталарына кадәр бар. Мәктәп формасы абыйдан – энекәшкә, ападан сеңелкәшкә кала. Балалар мәктәпкә әзер инде. Укуга әзерләнү өчен күпме акча киткәнне беркайчан да чутламыйбыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү