Актанышта авыл халкы аракы сатуга каршы: «Кибетне башка җиргә күчертмичә булмас ахыры»

Актаныш районының Күҗәкә авылында яшәүчеләр мәчет янәшәсендә спиртлы эчемлекләр сатучы кибет булуга ризасызлык белдерә.
Алар бу хакта мөселманнарның Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллинга да мөрәҗәгать иткәннәр. Моңа кадәр алар җирле үзидарәгә шикаять тә язган була. Ул чакта җирле депутатлар, бу урында исерткеч эчемлекләр сатарга ярамый, дисәләр дә, сату туктатылмаган.
– Әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзлибез. Халык хәмер сатуга каршы. Алар бөтенләй сатмасалар да риза. Дөрестән дә, кибет мәчеткә якын урнашкан. Без бу мәсьәләне хәл итеп бетерәчәкбез. Кибетне башка җиргә күчертмичә булмас, – ди Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин.
Хәмерне бөтенләй сатмаучы авыллар да бар. Кукмараның Уразай һәм Аш-Буҗи авылларында инде күптәннән хәмерсез яшиләр.
– Уразайда да, Аш-Буҗида да ун еллап хәмер саттырмыйлар. Хәмерсез яшәүнең берние дә юк аның. Халык моңа ияләнде инде. Кеше, йомышына кирәк икән, күрше авылга барып ала. Эчәсе килгән кеше дә таба инде ул. Әмма шулай да, Аллага шөкер, бездә ямьсезләнеп эчеп йөрүче юк, – ди Аш-Буҗи авылында яшәүче Ләйсән Хаматдинова.


Фикер өстәү