Безгә фатир каян тия?

Социаль ипотеканың бюджет өлкәсендә эшләмәгән яшь гаиләләргә дә биреләчәген ишеткәч, бик сөендек. Ләкин Казанда яшәсәк тә, ирем – бер райондагы, үзем икенче райондагы авылда пропискада торабыз. Шуны беләсе килә: без фатирны кайдан алачакбыз? Казаннан алыр өчен ничә ел монда пропискада булу кирәк?

Гүзәлия Фәйзуллина. Казан

Надил Гыймадетдинов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат сәркатибе:

 «Яшь гаилә» программасы буенча фатир гариза тапшыручыга бары тик яшәү урыны буенча теркәлгән җирлектән генә бирелә. Гаилә әгъзалары Казанга кайсыдыр районнан килеп фатир алырга тели икән, торак комиссиясе шәһәрдә күпме вакыт теркәлеп яшәүләрен карамый. Программа буенча исәпкә басканда гаиләнең соңгы биш елда торак шартларын начарайтып күрсәтү факты булу-булмавын тикшерәләр.


Фикер өстәү