Тел язмышы – биш көндә?

Туган тел тирәсендә болытлар тагын куера башлады. Башлангыч сыйныфларда татар теле сәгатьләрен кыскарталар икән, дигән имеш-мимешләр ишетелә. Янәсе, бу бигрәк тә яңа уку елыннан Казан мәктәпләренең  биш көнлек укуына күчүгә бәйле. Әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры киләме? Килә икән, безнең телне тагын күпмегә кисәргә җыеналар? «ВТ» басмасы туган тел мәсьәләсенә берничек тә битараф кала алмый, сорауга  җавапны бергәләп эзләдек. 

Шимбәне бушату нигә китерәчәк?

«ВКонтакте» челтәрендәге «Татар ата-аналары» төркеме әгъзасы Айсылу Галиевага исә әлеге  күңелсез яңалык турында Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче, татар ата-аналары төркеменең бер әгъзасы язып җибәргән. Шуннан соң ул башка мәктәпләрдәге вазгыять белән кызыксынган.

– Шулкадәр куркыныч картина ачылды:  бик күп мәктәпләр 1 нче яки 2 нче укыту планнарын сайлаган  булган. Шуның  буенча атнага 1-2 сәгать татар телен укыталар. Моның икенчесе мәктәп компоненты дип атала, шуның белән өстиләр. Күп кенә татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты атнага 3 дәрес керә. Ә бит  ана телебез татар мәктәпләрендә 4-5 сәгать булырга тиеш. Бары Казанның 2 нче татар гимназиясе генә татар теленә  тугры калган, – дип сөйләде Айсылу Галиева. – Татар телен татар һәм рус мәктәпләре аерым дәреслекләр буенча укыта.  Арчаның милли  мәгариф үзәге булып ачылган  белем йортында да урыс мәктәпләре өчен әзерләнгән «Сәлам» дәреслеге буенча шөгыльләнәләр икән дип ишеттем. Моны  миңа бер ана әйтте. Гаҗәпкә калдырган әйберләр бу гына түгел. Саф татар районнарында мәгариф бүлекләре башлангыч мәктәпләрдә балаларны урыс телендә укытырга кодалап җәфалый икән. Мәктәпләрне оптимальләштерү нәтиҗәсендә  районнарда күпчелек мәктәпләр ябылды. Аларга хәзер  автобуска утырып,  база мәктәпләренә яки район үзәгенә барып укырга туры килә. Анда башка балаларга ияреп китү өчен русча укытырга кушалар, диләр. Авыл мәктәбендә укытучылар интегә-интегә  русча укытсын,  балалар аны аңламаган килеш кабул итсен. Монда ничек белем сыйфатын арттырып була соң? Без  бит туган телдә мәгълүматны  җиңелрәк кабул итәбез, баш миенә русчаны тәрҗемә итәргә кирәк. Биш көнлек  укытуга күчү турындагы хәбәр Яңа Савин районына кагыла инде. Андагы мәктәпләрнең берсендә татар теле ярты сәгать кала икән, шимбә көнне бушату өчен шулай  кирәк. Бу – ике атнага бер дәрес дигән сүз.  Бәлкем, татар мәктәпләре директорлары мондый адымга бармаслар,  дигән өмет бар иде. Ләкин моңа бик тә шикләнәм. Гадәттә, директорлар балаларны чит мәктәпкә җибәрмәскә тырыша. Акча укучы башыннан түләнә. Укучыны җибәрмәс өчен  алар  әти-әнинең теләсә нинди көйсезлекләренә барачак, биш көнлек укытуга да күчәчәк. Алар болай да атнага 3 сәгать укыта, димәк, сәгатьләр саны тагын кыскарачак. Тагын шул татар теле һәм физкультураны кыскартачаклар инде. Атнага бер тапкыр керә торган әйләнә-тирә дөньяны яки башка фәнне кыскартып булмый, ә рус теле белән математикага тимәячәкләр, чөнки укучыларның БДИ бирәселәре бар. Һаман да таякның юан башы читкә тибәрелгән татар теленә төшә.

Ничә сәгать  кирәк?

Казан мәктәпләрендә  биш көнлек укытуга күчәргә җыеналармы, татар теле сәгатьләре кыскармыймы? Районнарда хәлләр ничек?

– Бездә барлыгы меңнән артык бала укый. Биш көнлек укуга күчкән мәктәпләрдә кыскара ул, ә без алты көнлек укуны сайладык. Шулай да алтынчы көнне читтән торып укыту, биремнәр бирү турында уйлыйбыз. Бу очракта татар теле дәресләренә дә зыян килми, укытучының сәгатьләре дә кимеми. Татар теле дәресләрен  атнага 3 сәгать укытабыз, – диде Казанның Яңа Савин районындагы 23 нче мәктәпнең директоры Альбина Шакирҗанова.

Совет районындагы  укытучы белән дә элемтәгә кердек. Тик ул,  мәктәбен дә, исемен дә күрсәтмәвен үтенде.

– Без узган ел  ук биш көнлек укытуга күчтек. Моңа кадәр икешәр дәрес татар теле һәм әдәбият укыта идек, былтырдан берешәргә генә калды. Бер дәрес белән ничек татар телен өйрәтеп булсын инде?! Балаларда кызыксыну да уятып булмый. Әти-әниләрнең тырышлыгы бу. Аларның балаларын биш көн укытасы килде бит.  Шуңа күрә хәзер  балалар татар телен  азрак укыйлар, – диде ул.

Бөгелмә районының мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда белдергәнчә, район мәктәпләре биш көнлек укытуга күчәргә җыенмый.

– Безнең укыту планын үтисе бар, шуңа күрә алты көнлек системада калабыз. Татар теле сәгатьләрен кыскартмыйбыз, – диде белем сыйфаты буенча алдынгы урында торган районның мәгариф бүлеге башлыгы.

Арчаның милли мәгариф үзәге булып торган 6 нчы мәктәпкә дә шалтыратып алдык.

– Бездә 750 укучы белем ала, шуның 43е – башка милләттән. Шуңа күрә  «Сәлам» дәреслекләре белән укыту ихтыяҗы да юк. Аларны  Мотыйгуллина, Хәйдәрова кебек авторларның дәреслекләре белән  укытабыз, – диде  имеш-мимешләрне кире кагып укыту эшләре буенча директор урынбасары Филсинә Закирова.

Татарча укыганнар ни уйлый?

Сез 1-2 сәгать укып кына татар телен өйрәнә алыр идегезме? Без бу сорауны узган  һәм  быел татар мәктәбен тәмамлап, БДИда бик шәп нәтиҗәләргә ирешкән укучылардан да сорадык.

– Гаиләдә татар телендә сөйләшергә өйрәнгән очракта да, телне камил белергә, дөрес итеп җөмлә төзергә укытучылар өйрәтә бит. Кешенең сөйләм дәрәҗәсе, тел байлыгы  аралашкан чакта да күренә. Шәхсән үзем 1-2 сәгать укып кына туган телемнең нечкәлекләренә төшенә алмас идем. Без татар телен   башлангыч сыйныфларда –  3-4 сәгать, урта сыйныфларда 5-6 сәгать укый идек. Моннан тыш барлык фәннәрне татарча өйрәндек. Монысы – бөтенләй  икенче мәсьәлә. Барлык татар мәктәпләрендә дә хәлләр шулай булса, идеаль булыр иде, – ди узган ел БДИда 400гә якын балл җыйган Казанның 2 нче гимназиясе укучысы, бүгенге КФУ студенты Рамил Баһавиев. – Биш көнлек укуның бәлкем, уңай яклары да бардыр. Тик ул татар телен кыскарту бәрабәренә башкарылырга тиеш түгел. Туган телне кыскарту бер дә күңелле күренеш түгел инде. Башлангыч сыйныфта бигрәк тә белемгә нигез салына бит. Татар телен ныклап өйрәнү өчен аны күбрәк укытырга кирәк.

Кукмара районының Ядегәр мәктәбендә белем алган, быел бердәм дәүләт имтиханнарында 393 балл туплаган Инсаф Фәйзрахманов фикеренчә,  мәктәпләрдә бүген инглиз теле дәресләре  атнага 2-3 сәгать керә, туган тел моннан да ким була алмый.

– Без инглиз телен берничә сәгать укып та, мәктәптән күпмедер дәрәҗәдә сөйләшә алырлык белем туплап чыгабыз.  Әгәр башка милләт балалары татар телен бераз укыса да, азмы-күпме татар телен беләчәк. Бу аларга җитә дип уйлыйм.  Ә менә татар мәктәпләре өчен бу гына аз, сәгатьләр  саны күбрәк булырга тиеш. Бу очракта телебез дә баерак булачак. Татарча укып, БДИ тапшыра алмыйм, дип тә куркырга кирәкми. Белем булса, сынауны уңышлы тапшырып була, – диде Инсаф Фәйзрахманов.

Электрон дәреслекләр җитәме?

Татар әти-әниләре арасында, татар телен укыту өчен дәреслекләр  җитәме, электрон платформалар бармы, дип кызыксынучылар да бар. Бу сорауга  Алабугада узган август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тулы итеп җавап бирде кебек.

Министр белдергәнчә, узган уку елында Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан яңа кабул ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыру тәртибендә беренче тапкыр Россия төбәкләренең вәкаләтләре һәм туган телләргә тәрҗемә ителгән дәреслекләр статусы беркетелгән. Республика бюджетыннан туган телгә тәрҗемә ителгән уку әсбапларын   федераль исемлеккә кертү өчен финанс чыгымнары бүлеп бирелгән һәм бу юнәлештә эш оештырылган.

– Туган телне электрон укыту системасын гамәлгә кертү, интернетның татар секторын киңәйтү көннән-көн актуальләшә.  «Ана теле» онлайн мәктәбе туган тел укытучылары өчен зур ярдәм булды. Аның кулланучылар саны дистанцион уку чорында 24 меңнән артты, – диде Рафис Борһанов. – Татарстан  дәүләт программасы кысасында булдырылган һәм даими яңартыла торган ресурслар: «Бала» мультимедиа китапханәсе, «Татар иле» һәм «tatzet» электрон энциклопедияләре, «Сәлам» укыту-методик комплектының интерактив платформасы, «Мәгариф – татар теле» электрон журналы киң кулланыш тапты. Туган телләр буенча дәреслекләрнең электрон формалары ачык кулланылышка куелды, укытучыларының шәхси сайтлары булдырылды. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан видео-дәресләр, контроль-үлчәү материаллары тупланган дәресләрнең электрон банкы булдырыла. Шул ук вакытта, туган телдә фәннәр буенча электрон белем бирүне оештыру мәсьәләсе ачык кала. Бу очракта Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгының, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының һәм Казан федераль университетының уртак эше таләп ителә.

Биш көнлек укыту турында

Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә. Тик СанПиН таләпләре, уку сәгатьләре үтәлергә тиеш. Узган уку елында Казан мэриясенең матбугат үзәгенә шалтыратып, башкалада биш көнлек укыту турында кызыксынган идек.  Ул вакытта  бары 12 нче яһүд мәктәбендә генә шулай укыйлар дигәннәр иде. Тагын ике мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының программасы биш көнлек. Башка мәктәпләрдә – гадәти 6 көн расписаниесе. Яңа уку елында күпме мәктәпнең бу төр укытуга күчүен ачыклау өчен янә сорау юлладык. Узган уку елында республиканың 28 мәктәбендә 5 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы атнага биш көн генә укыган.

Фикер

Илсур Һадиуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары:

– Татар телен  кыскарту дигән  сүз юк һәм булырга да тиеш түгел. Телне, гореф-гадәтләрне белмичә, белем сыйфатын арттырып, дус-тату яшәп булмый. Закон нигезендә уку планнарын эшләү, аны раслауны мәктәпләр үзләре хәл итә. Мәҗбүри фәннәр,  шулай ук аның мәктәп укытучылары киңәшләшеп билгели торган өлеше бар. Без, татар мәктәпләрендә  икешәр сәгать татар теле һәм  әдәбият, рус мәктәпләрендә  ике сәгать татар теле, бер сәгать әдәбияттан да ким булмаска тиеш, дип уйлыйбыз һәм бу фикерне җиткерәбез. БДИны, белем сыйфатын  кайсы телдә белем алуга  сылтау дөрес түгел. Татар мәктәбендә укып та сынауларны бик яхшы нәтиҗәләргә  биргән балалар бар. Татар мәктәбендә укыган Ядегәр авылы укучысы быел  БДИны югары балларга тапшырды. Тел мәсьәләсен без контрольдә тотабыз. Бу хакта башкарма комитет, мәгариф идарәсе башлыклары белән  уздырылган җыелышта да, милли мәгариф киңәшмәсендә дә әйттек.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Тел язмышы – биш көндә?” язмасына фикерләр

  1. Кызганычка каршы, татар теле укытучысыннан тизрәк котылу ягын карыйлар мәктәптә. Нинди генә сәбәп уйлап тапмыйлар эштән җибәрү өчен. Мин үзем балалар ашханәдә ашамаган өчен гаепле булдым. Бөтен коллектив алдында директор көлке сөйләгән кебек укытучыдан көлде. Имеш класс җитәкчесе эшләми. Әгәр әти-әнисе акча салмый икән, укытучы бер нәрсә дә эшли алмый, хәтта 5000 түләсәләр дә класс җитәкчелеге өчен. Моны директор бик яхшы аңлый, ләкин бүтәннәрне куркыту өчен бу бер адым булып тора.

Фикер өстәү