Чаллы драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Һәрбер режиссер үз театры турында хыяллана»

Чаллы драма театры үзгәрешләре белән халык игътибарын җәлеп итте. Беренчедән, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, ул элеккеге «Колизей» кинотеатры бинасына күченәчәк. Икенчедән, биредә директор һәм режиссер вазыйфалары бетерелеп, сәнгать җитәкчесе дигәне барлыкка килде һәм аңа яшь режиссер Олег Кинҗәгулов билгеләнде. Татарстанда сәнгать җитәкчесе вазыйфасы берничә театрда гына бар.

Чаллы театры нинди юнәлештә үсәчәк? Яңа сезонда нинди премьералар көтелә?  Сәнгать  җитәкчесе белән әнә шул хакта сөйләштек.

Белешмә

Олег Кинҗәгулов Уфа дәүләт сәнгать академиясендә театр һәм кино актеры, Казан дәүләт мәдәният институтында режиссер белгечлекләрен үзләштерә. Чаллы театрында «Зәңгәр томан артында» (Әнгизә Ишбулдина), Камал театрында «Парковка» (Сөмбел Гаффарова) һәм «Таңбатыр» (Мансур Гыйләҗев) спектакльләрен куйды.

– Олег, Казаннан Чаллыга китү җиңел булмагандыр…

– Бу тәкъдимнән башта каушап калдым. Ни дисәң дә, чит шәһәргә чыгып китү бит. Ә бит уйлап карасаң, Казан да башта минем өчен чит шәһәр иде инде. Беркемне белмим, кая барып тотынырга, нәрсәдән башларга, дигәндәй. Ләкин мин монда тормыш сабагы үттем, укытучыларым янәшәмдә булды. Фәрит абый (Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. – Ред.) хәзер дә, нинди генә сорау туса да, тартынма, диде. Илфир абый Якупов та, ярдәм кирәк булса, сора, дигән сүзләр белән озатты, Илгиз Зәйнигә дә киңәш кирәк булганда шалтыратам. Чит шәһәргә китсәм дә, таяныр кешеләрем бар минем. Баштарак курку булды, яшермим. Аннан соң, яңа кеше билгеләнү артистларга да тәэсир итми калмагандыр. Алар да борчылгандыр. Өстәвенә мин бит әле яшь кеше. Яшь кешегә буйсынасы, тыңлыйсы да килмидер. Ләкин безнең беренче очрашу ук җылы узды. Коллектив белән уртак фикергә килдек, дип уйлыйм.

– Иҗат кешеләре бер җирдә берегеп эшләү яклы түгел кебек тоела. Күбесе проектлар хисабына яши. Әйтик, Туфан Имаметдинов та рус ТЮЗының баш режиссер вазыйфасыннан китте.

– Проектлар иҗат кешесенә ирек бирә, ул – бик кызыклы юл. Шул ук вакытта һәрбер режиссер үз театры турында хыяллана. Ирекле юлны сайлау – шулай ук үз театрыңны булдырырга омтылу, миңа калса.

– Күптән түгел Чаллы драма театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Бу – очраклы сайланган исем булмагандыр…

– Без бик күп шәхесләребез турында уйландык. Мирхәйдәр Фәйзи, Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Гаяз Исхакый исемнәренә тукталдык, фикер алыштык. Бергәләп киңәшләшкәннән соң Аяз Гыйләҗев исемендә тукталдык. Алла боерса, репертуарыбызда да Аяз Гыйләҗев әсәрләре булачак. Әлегә кадәр минем бу автор иҗаты белән эшләгәнем булмады. Аның әсәре буенча куелган спектакльләрне караганым бар. «Өч аршын җир», «Әтәч менгән читәнгә» әсәрләрен, мәсәлән. Әлегә иҗатын өйрәнәм. Сезон ачылганда нинди әсәренә тукталганыбызны әйтермен.

– Мәдәният министры Ирада Әюпова, Чаллы театрын тәҗрибәләр театры итеп күрәсем килә, дип әйткән иде. Тәҗрибә дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?

– Беренче очрашканда ук ул Чаллыда интеллектуаль театр ясыйсы килә дип әйткән иде. Бу җәһәттән мин эш ысулларын, техниканы бераз үзгәртәм. Театр заманча сәнгать үзәгенә әвереләчәк. Шуңа күрә әлеге зонада лабораторияләр оештырырга да ниятебез бар. Ул һәр яктан файдалы булыр иде. Яңа драматурглар барлыкка килер, театр сәнгате, аңа бәйле башка сәнгатьләр халык арасында популярлашыр иде.

– Чаллыда халыкның театрга кызыксынуы бармы?

– Тамашачыга кытлык дип әйтмәс идем. Биредә халык объектив, кызыксынучан. Әйтик, 8 мартта без Мөдәррис Әгъләм, Роберт Миңнуллин шигырьләренә нигезләнеп, хатын-кызлар темасына җитди спектакль әзерләдек. Беләсезме, кичәдә тамашачы икегә бүленде. Берсе – интеллектуаль тамашачы, икенчесе – эмоциональ. Миңа бик кызык булды бу. Димәк, тамашачы арасында җитди, интеллектуаль әсәрләргә сусаганнары да бар. Ә бит Чаллы театры эмоциональ тамашалар юлыннан киткән дигән фикер яши. Безнең исә театрга күбрәк интеллектуалларны җәлеп итәсебез килә.

– Икенче яктан, классик театрга күнеккән халык үзгәрешләрне кабул итәрме? Сезнең бу омтылышларны татар театрын юкка чыгару дип бәяләмәсләрме икән?

– Һәр яңалыкның авыр кабул ителәчәген аңлыйм. Ләкин үзгәрешләр тамашачы белән бергә барачак. Без – аларны, алар безне аңлар дип уйлыйм. Театр тамашачы белән бергә үсәргә тиеш. Яшермим: бөтендөнья сәнгатенә якынлашу теләгем бар.

– Ләкин бу театрда миллилек юкка чыга дигән сүз түгелдер бит инде?

– Әлбәттә, юк инде. Бөтен эшләгәнебез халкыбызны авыр чорда саклап калу, бергә камилләшү һәм үсү хакына булыр дип уйлыйм.

– Интеллектуаль театрга артистларның да үзгәрүе, үсүе кирәк бит әле.

– Чаллы театрының труппасында үзгәрешләр бар. Бу сезонда без  училищесын тәмамлаган дүрт кешене кабул иттек. Чөнки театрга яшьләр бик кирәк. Бүгенге көндә 24 артистыбыз бар. Һәрберсе белән эшлибез, көндә диярлек тренинглар үткәрәбез. Нәрсә генә әйтсәгез дә, заманча театр төзисебез килә. Чөнки Чаллы – яшьләр шәһәре.

– Театр кайчан ачылачак? Репертуарда нинди әсәрләр булачак?

– Кайчан ачыласын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Алла боерса, сентябрь башында тамашачыны кабул итәрбез дип өметләнәбез. Артистлар белән ачылышка ике әсәр әзерлибез. Аның берсе – Шамил Идиятуллинның «Город Брежнев» романы, икенчесе Илгиз Зәйниевнең «Туйга ничә көн кала» әсәре буенча булачак.

– Берсе – җитди, икенчесе эмоциональ тамашачы өчен булып чыга.

– Алай димәс идем. Илгиз Зәйни әсәре буенча импровизация юнәлешендәрәк дулкынландыргыч, дәртләндергеч спектакль килеп чыгар төсле.

– Чаллы театрыннан тыш, башка җирләрдә спектакльләр куярга җыенасыңмы?

– Башта биредә эшне җайлап җибәрәсе, театрны бер юлга кертәсе бар әле. Аннан соң күз күрер.

– Әңгәмәнең башында ук Кама аръягында яңа драматурглар кирәк дигән фикер әйттең. Драматургларга кытлык бармы әллә?

– Алай ук димәс идем. Мәсәлән, Айгөл Әхмәтгалиева бар. Без аның белән очраштык, сөйләштек. Ул, күбрәк авыл театрлары өчен яздым, ди. Мин исә, хәзер  профессиональ театрлар өчен язарга вакыт, дидем. Бергә эшләп китәрбез төсле. Чаллыда яшьләр бар, барысы белән дә танышырга исәп. Әйтәм бит инде, монда кайсы якка карасаң да – яшьлек. Якты, ягымлы, үзенчәлекле, кызык шәһәр ул.

– Чаллыны яратып өлгергәнсең бугай инде.

– Ә кая барасың?

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү