ТМТВ премиясен тапшыру ел да башка чаралардан аерылып, «мөгез» чыгарып уза, тамашачылар йә җырчыларга шаккатып, йә оештыруларына гаҗәпләнеп кайта иде. Быел да искәрмә түгел. Пандемия шартларында да ТМТВ премиясе концерты халыкны җыя алды. Юк, куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә канун бозу турында сүз бармый. Алар тамашачыга тагын да якынаю юлын тапты – чара онлайн оештырылды.
Концерт залы – теләсә кайда!
ТМТВ телеканалы премияне 35 иң яхшы җырчыга «Пирамида»да апрель аенда тапшырырга җыенган иде. Әмма пандемия аркасында концерт күчерелде. Быел тантана беренче мәртәбә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге залда үтте.
Концерт куярга рөхсәт ителсә дә, тамаша залларын ачсалар да, меңәрләгән билетны берничә көндә сатып бетерү мөмкин хәл түгел. Шуңа да чараны 20 августта онлайн оештыруны кулайрак күргәннәр. Халык та инде марттан бирле бу форматка ияләшеп бетте бугай.
- Без тамашачыларның онлайн-концертларны бик теләп каравын аңладык. Тамашачы концертны кайда, кем белән карарга икәнен үзе хәл итә, бу аңа ошый. Концерт залында һәрвакыт чын-чынлап иркенәеп булмый, чөнки анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бар. Ә монда – тулы ирек. Премияне тапшыру тантанасын онлайн форматка күчергәндә без нәкъ менә шуны уйлап эш иттек. Безнең татар эстрадасын яратучылар, илнең теләсә кайсы почмагында елның төп музыкаль вакыйгасын күреп ләззәтләнүен теләдек, – ди «Барс-Рекордс» җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева.
Оештыручылар сүзендә хаклык бар. Әлеге концертка теләгән һәркем билет та ала алмый. Хәтерләсәгез, бу затлы чарага билет бәясе 1500 сумнан башлап биш меңгә кадәр җитә иде. Онлайн формат тамашачыдан артык чыгым сорамавы белән дә уңайлы.
Премияне тапшыруны киләсе елга күчермәүләренең дә сәбәбе бар: быел аның юбилей елы. Аннан, Динә Гәрәева әйтүенчә, бу үзенә – күрә 2019 елның популяр җырларына нәтиҗә ясау да. Ә киләсе елга бу премиядә бөтенләй башка җырлар, җырчылар булуы мөмкин.
- Илһам Шакиров исемендәге зал искиткеч, заманча. Концерт заллары күп түгел. «Пирамида»да без инде һәр почмакны белеп бетердек. Анда сәхнә дә кечерәк. Ә бу зал – безнең өчен дә яңалык. «Татар җыры»н да монда үткәрү нияте бар, – диде ул.
Халыксыз күңелсез
Театр гардеробтан башлана диләр. Ә ТМТВ премиясе инде ничәнче ел «кызыл келәм»нән башлана. Бу юлы да җырчылар күлмәкләр белән шаккатырырга тырышты. Тамашачы юк дип булмый бит, меңәрләгән кеше экран аша булса да күзәтә.
Күлмәкләре белән истә калган җырчылар артык күп дип әйтеп булмады бу юлы. Әллә коронавирус тәэсир иткәнме шунда… Хәер, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар аерылырга тырышкан иде («Иң стильле дуэт» номинациясен дә белми бирмәгәннәрдер инде): бер төрле киенеп, кызлары Мәдинәне дә күтәреп «кызыл келәм» аша уздылар.
ТМТВ премиясендә яңа исемнәр ачабыз һәм яшьләргә иҗат итәргә мөмкинлек бирәбез диләр. Сүзләре хаклыкка туры килә. Быел яңа исемнәр, чыннан да, күп. «Спорт сөючән артист» исеменә лаек булган Фәнил Вакказов, «Ел ачышы» номинациясендә җиңгән Фәнил Галиуллин, «кызыл келәм»нән узган Ева Ричи, Зарга дигән чибәркәйләр дисеңме. Боларны әле халык теленнән төшми торган җырлар җырлый дип әйтеп булмыйдыр да. Әнә бит, лаеклы премиясен алгач, Фәнил Галиуллин: «Үз кичерешләремне үзем генә беләм», – дип сөенде.
«Кызыл келәм»нән узып, бүләкләрен кулга алган артистлар исә күмәкләп фотога төшә, хәл-әхвәл сораша башлады. Пандемиядән соң тәүге шундый зур очрашу бит бу. Коронавирус эстрададагы дуслыкның да ни дәрәҗәдә булуын сынап карады, димәк.
«Ел җырчысы» булып танылган Әнвәр Нургалиевны котларга ашыктык.
– Сагынышканбыз. Бераз күңелсез. Халык юк бит. Мин ахырзаман концертыдыр бу, дип шаяртам. Беркайчан да мондый хәлгә төшәрбез дип уйламаган идек ич. Ярый, интернет бар, телевидение. Халык белән шулай очрашабыз, – диде җырчы. – ТМТВ премиясен мин бишенче тапкыр алам. Татарстандагы иҗатым «Барс-Медиа» белән башланды.
Онлайнга ияләшеп беткәч, соңрак чын концертларга йөрүче калырмы соң? Әнвәр Нургалиевка шул сорауны бирдек.
- Социаль челтәрләрдә, онлайн концертлар кую, минемчә, дөрес түгел. Концерт ул профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән булырга тиеш. Халык килерме-юкмы – икеле. Яратканы барыбер килер инде. Тик элеккечә ыгы-зыгы булмастыр, – ди җырчы.
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров бу юлы премиянең жюри составында булган. Чараның онлайн форматта узуын килеп туган вазгыятьтән чыгу юлы дип аңлата ул. «Халыкны сәнгатьтән аермау бу. Концертларга ихтыяҗ барлыгын коронавирус күрсәтте. Рөхсәт ителгәч, халык сагынып килер, концертларга йөрер дип уйлыйм», – дигән фикердә артист.
Филүс Каһировка тамашада яшьләрнең күп булуыннан «зарландык». Ә ул исә:
- Яшьләр булсын, сәхнә матурлыкны ярата. Иң мөһиме – кайдан килүеңне, кем булуыңны, иҗатыңны ничек башлавыңны, моңа кадәр ничек булганын онытмыйча сәхнәдә эшләргә кирәк, – дип җаваплады.
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның яшьләр арасында һәрвакыт кадер-хөрмәттә, игътибар үзәгендә булуын искәртмичә мөмкин түгел. Әле берсе белән «селфи» төшә, икенчесенә тәнкыйтен, башкасына мактау сүзләрен җиткереп ала. Тантанада ул «Җырчы-легенда» булып танылды.
- Яшьләр арасында булгач, бер дә үзгәрмисез, Хәмдүнә апа! – дип, без дә аңа соклану белдердек.
- Монда иң өлкәне – мин. Сеңлем, замана үзгәрә. Яшьләр артыбыздан килә. Алардан калышмас өчен, кием-салымны да, кыяфәтне дә карарга кирәк. Үзеңне лаеклы тоту мөһим. Яшьләр алдында да! Ә татар эстрадасындагы яшьләребез бик матур, – диде ул.
Җырчы фикеренчә, концертларга ихтыяҗ бармы-юкмы икәнен вакыт күрсәтәчәк. Шулай да онлайн концертларга, Инстаграмга тискәре карашта икән ул. «Инстаграмда кайбер җырчыларыбыз капка астында өреп яткан эт кебек кылана. Кешене бу туйдыра. Халык артистны сагынып торсын, «их» дип каршы алсын, җитми калсын. Менә мин Илһам абыйны «Маяк» радиосыннан бер ишеттем, шуннан көн саен иртән торып радиодан аның җырлавын көтә идем. Җырчыны сагынып алырга тиешләр. Сукыр чебен кебек кеше күзенә кереп йөрсәң, халык бизә, сеңлем», – ди ул.
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин ТМТВ премиясен тәүге тапкыр алды. Ул «Ир-ат җырчылар арасында тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңде.
- Күп артистлар белән аралашып тордык. Бергә җыелгач – бәйрәм төсле. Күпләргә онлайн формат ошамагандыр. Экран аша карау җанлы очрашуны алмаштыра алмый. Тамашачы концертка сусаган, моны язулары, мөрәҗәгатьләреннән күреп әйтәбез, – диде ул.
ТМТВ премиясе – фактларда
Бүләк буларак бирелә торган сын оптик пыяладан эшләнгән. Ул вакыт узу белән дә тоныкланмаячак.
ТМТВ сынындагы язулар 585 пробалы алтыннан язылган.
Дуэт, трио, төркем белән чыгыш ясаучыларга барысына да бер сын бирелә. Сынның озынлыгы – 250 мм, очы – 60 мм.
Быел премияне оештыру 5 миллионга төшкән. Премияне әзерләүдә һәм уздыруда 150дән артык кеше катнашкан.
Премияне тапшыру тантанасын 2 млн кеше караган (телевизор, Ютуб, социаль челтәрләрне исәпкә алып).
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat