87 нче сезонны тинчуринлылар «Карурман» белән ачтылар

Термометр, антисептик, битлек, дәртләнеп уйнаган оркестр тавышы – театрга сусаган тамашачыны тинчуринлылар әнә шулай каршы алды. 20 августта беренчеләрдән булып «Карурман» спектакле белән яңа сезонны нәкъ менә алар ачты. Ярты залга уйнау ничегрәк икән соң? Озын тәнәфес артистларга тәэсир иткәнме? Без шуларны белештек.

Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Карурман» спектакленең премьерасы мартта булган иде һәм аны пандемияга кадәр ике генә тапкыр күрсәттеләр. Татарча фэнтэзида авторлар «Үткәнне белми торып, бүгенгене аңлый алырбызмы?», «яңа дөнья» төзергә мөмкинме, «Син кем?», «Мин кем?» кебек соруларга җавап эзли. Озакка сузылган тәнәфестән соң, «Карурман»ның йөзе үзгәрмәгәнме? Авторларның үзләреннән белештек.
– Әллә ни зур аермалар булмаса да, һәр уен үз энергетикасы белән аерылып тора. Тере тавышка куелган концертлар кебек. «Карурман»га килгәндә, ярты елга якын сузылган тәнәфес эзсез калмаган: артистлар тынычрак уйнаган кебек булды миңа. Бу пьесаның архитектурасын бозмады бозуын, тик премьера белән кичәге куелыш арасында аерма булды, – дип сөйләде Луиза Янсуар.

17 августтан биналарда, залның 50 процентын буш калдырып, тамашалар күрсәтергә рөхсәт бирелгән иде. Тинчурин театры, барлык таләпләрне истә тотып, залның яртысын, ягъни 200ләп кенә (битлекле) тамашачыны җыйды. Моңа кадәр алар спектакльләрен ачык һавада да күрсәтте. Ярты залга эшләү артистлар өчен кыенлыклар тудырмаган микән? Үзләреннән белештек:
– Тулы зал белән ярты залга уйнау арасында, әлбәттә, аерма сизелә. Ләкин, ничек кенә булмасын, артист кеше бар нәрсәгә дә яраклаша белергә тиеш. Зал гына түгел, сәхнәдә дә төрле хәлләр була бит: ут сүнәргә мөмкин, егылган чаклар да булды. Аларга гына карап, спектакль туктамый – сәхнәдә тормыш дәвам итә, – дип хисләре белән уртаклашты «Карурман»дагы Җәйран ролен башкарган Гүзәл Галиуллина.
– Кичә үземне премьера уйнаган кебек хис иттем. Тамаша залы тулы булмагач, сәер тоелды, нәрсәдер җитми кебек. Аерма, әлбәттә, сизелде, – диде бу хакта Ялчынны уйнаган Зөлфәт Закиров.
Күптән түгел мәдәният министры Ирада Әюпова «Карурман»ның Тинчуринга яңа тамашачы китерәчәген фаразлаган иде. Әлегә әйтү кыен, тик тамашачылар арасында яшь буын вәкилләре кичә үк күренгәләде. Алда ни булыр – вакыты җиткәч белербез.
P.S. Тамашачы театрын шулкадәр сагынган ки, янгын сигнализациясе эшли башлагач та, селкенмичә спектакль каравын дәвам итте.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү