Татарстанда яңгырлар көтелә

Иртәгә, 22 августта, Татарстанда циклон йогынтысы аркасында салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил була.

Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Көндез һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү