Камал театры премьералары турында сөйләде

Быел Камал театры тамашачга өч премьера вәгъдә итә. Театр премьералары турында кичә сезон ачылу тантанасында игълан ителде.

Сентябрьдә Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча куелган «Өйләнәм.tat» премьерасын чыгара. Спектакль усал комедия жанрында дип билгеләнгән. Премьера — 11, 12 һәм 13 сентябрь.

Айдар Җаббаров «Хуш, авылым» спектаклен әзерли. Театрда репертуарында бу яшь режиссерның ике спектакле бар — «Тормышмы бу?» һәм «Санаулы көннәр».

Камал театры традиция буенча Марсель Сәлимҗанов туган көнендә — 7 ноябрьдә премьера чыгара. Быел бу көнгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев спектакль әзерләячәк.

Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасын куярга алынды. Театрда репетицияләр башланды. Әлеге пьеса «Яңа татар пьесасы» җиңүчесе.

Камал театры яңа сезонын ярты зал халык белән генә ачты. Бу Роспотребнадзор таләпләре белән бәйле. Бөтен труппа катнаша торган спектакльләр дә әлегә тетар афишасына кертелми тора.

/Татар-информ


Фикер өстәү