Чаллыдагы кафе хуҗасы сәүдә үзәгендә сарык суйган өчен җавап бирәчәк

Яр Чаллы прокуратурасы «Апельсин» сәүдә үзәгендә «Самарканд» кафесының санитария кагыйдәләрен бозуы турындагы мәгълүматны тикшерде. Кафе хезмәткәрләре анда сарык суйганнар.

Хайванны сую кафе бусагасында башкарылган булуы ачыкланган. Итнең бер өлешен мохтаҗларга өләшкәннәр. Прокуратурада билгеләп үткәнчә, сарык һәм башка хайваннарны аерым билгеләнгән урыннарда гына суеп була. Моннан тыш, мондый итне  бары тик ветеринария-санитария экспертизасыннан соң гына кулланырга мөмкин.

Кафе хезмәткәрләре санитар кагыйдәләр һәм нормалар таләпләрен бозганнар, дип билгеләп үттеләр күзәтчелек ведомствосында. Моннан тыш, башка кешеләргә ит биргәнче экспертиза үткәрелмәгән. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Супермаркет 14/06А» ҖЧҖ директорына карата хайваннарны суюга бәйле ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча административ эш кузгаттылар. Шулай ук җитәкчене ачыкланган хокук бозуларны бетерергә һәм гаепле вазыйфаи затларны җаваплылыкка тартырга мәҗбүр иттеләр.


Фикер өстәү