Аппакны онытканнармы?

Казаннан китүче Тольятти, Димитровград автобуслары көн саен безнең Аппак авылы эченнән уза. Авылда тукталышлар да бар. Тик Казан вокзалыннан автобусларга билет сатып алганда кыенлыкка очрыйсың, анда безнең авылга билет сатылмый. Аны Юхмачыга яки Ульян өлкәсенең Парау авылына кадәр генә саталар. Юхмачыга кадәр алсаң, Аппакка җиткәнче үк автобустан төшереп калдыралар. Шоферларны да гаепләп булмый, тәртип шундый, диләр. Аппак авылына да билет сатуның нинди авырлыгы бар икән?

Әхмәт Сабиров. Әлки районы, Аппак авылы

Илһамия Абзяббарова, Аппак авылы җирлеге башлыгы:

– Пандемиягә кадәр автобуста Казанга барып кайткан идем. Билетны автовокзалдан Аппакка кадәр дип алдым. Без Ульян чигендә яшибез. Авыл аша төрле автобуслар уза. Тольяттиныкы белән кайту уңайлырак. Самараныкы «Газель» генә. Элек Юхмачыга кадәр Базарлы Матактан автобус йөрде, ул бик уңайлы иде, аны бетерделәр. Сез шалтыраткач, бу хакта авылдашлардан да сораштым. Чыннан да, андый проблема барлыгын әйтәләр. Автовокзал җитәкчелегенә мөрәҗәгать язып карыйм әле. Ничек булыр инде, алар үзебезгә махсус йөрүче автобуслар түгел бит, узып китүчеләр генә.


Фикер өстәү