Гөмбәле РЕЦЕПТЛАР

Иң башта гөмбәнең элпәсен салдырып алырга кирәк. Болай иткәндә аның лайласы кими, аннары бөтен чүбе дә шул элпә белән чыгып бетә. Шуннан соң чайкатып алып, бераз су салып пешерергә куясы. Тәменчә тоз, аш серкәсе саласы. 5 литр гөмбәгә 3 аш кашыгы аш серкәсе туры килә, тозын чамалап, тәмләп карый-карый салырга кирәк.

Өскә чыккан күбеген җыярга, гөмбәләрне 30 – 40 минут пешерәсе.
Банкаларга кайнар килеш салып, карлыган яфрагы, укроп, сарымсак, кара борыч һ.б. тәмләткечләр белән аралаштырып каплыйсы.
5 литр гөмбәдән биш 750 г банка маринадланган гөмбә чыкты.

Гөмбә киптерү

Киптерү өчен иң яхшысы – усак һәм ак гөмбәләре. Ә каен, майлы гөмбәләрне киптерәм дисәгез, яшьрәкләрен сайлагыз. Киптерү өчен гөмбәләрне юарга ярамый, чиста чүпрәк белән чүбен, туфрагын гына сөртеп алу да җитә. Мичтә киптерү – иң кулае. Газ духовкасында яки махсус киптергечтә кипкән гөмбәдән кыш көне гөмбәле аш пешерергә була.


Фикер өстәү