Революция күпмегә төшә?

Беларусьның сәяси шахмат тактасында көрәш кызуы кимеми. Рәсми Минск каршылык ялкыны сүрелә дип игълан итсә дә, һәм, кайбер рокировкалар ясап, сәяси мат вазгыятеннән котылырга теләсә дә, вакыйгалар табигый агышына кереп, белоруслар тыныч яши башларлар дип әйтергә иртәрәк әле. Лукашенко өчен хәзер пат халәте дә җиңү булып тоелырга мөмкин. Хәлнең катлаулылыгын Евросоюзның һәм тулаем Көнбатышның батьканың сайлауда җиңүен танымавы да тәэмин итә. Бу инде халыкара лидерлар интернационалы Минск түнтәрелешен әзерли һәм иртәме-соңмы Лукашенкога китәргә кирәк булачак дигәнне аңлата. Без алган тагын бер рәсми булмаган мәгълүмат бар: Лукашенко халыкара финанс мафиясеннән бер ел җитәкчелек срогы теләнеп алган, диләр. Имеш-мимешләр өлкәсенә караса да, Беларусь тәхетенә ябышкан лидерның соңгы көннәр риторикасы аны раслый кебек: Лукашенко башта Конституция реформасы үткәрергә, аннан соң китәргә вәгъдә итә, ягъни әле яңа ваклана башлаган срогын тутырып бетерергә җыенмый.

«Такта»да хәлләр исә болайрак: Лукашенко өчен китү сәяси генә түгел, физик үлемгә тиң. Чит илдәге «запас аэродром»га качып котылмаса, аны кимендә суд эскәмиясе көтә. Бер еллык пауза ала алса, ул үзенең кагылгысызлыгын гарантияләү ысуллары эзләр, мөгаен. Баш күтәргән халык өчен дә җиңелү «ачы җимешләр» вәгъдә итә. «Европа Беларусе» дигән оешма активисты Павел Юхневич гыйсъянчылар өчен җиңелү перспективасын: «Без җиңелсәк, ил концлагерьга әйләнәчәк», –  дип бәяли. Бу юллар язылганда гына Юхневичның урлануы турында хәбәрләр килеп иреште. Башбирмәсләр арасында серле үлем белән дөньядан китүчеләр дә бар. Лукашенко болай да соңгы дистә елларда «полиция дәүләте» төзеп баш күтәрү омтылышларын күсәк белән бастырып ияләнгән. Бу соңгы вакыйгаларда милиция бөтенләй чыгырыннан ычкынды һәм Лукашенконың тагын бер срокка калуы көч структураларының башбаштаклыкка күнегәчәге, ризасызлык белдерергә җөрьәт иткән һәркемне кырыс репрессияләр тегермәне аша уздырырга гадәтләнәчәге турында сөйли. Ике як та җиңелмәс өчен барысын да эшләячәк, димәк.

Атна уртасында сүрелә торган каршылык кызуы ял көннәрендә учакка тагын ут өстәп кабынып китә һәрчакта. Ләкин Лукашенко урам манифестацияләренә карап кына дилбегә ташлый торган кеше түгел. Корыч нервлы авторитар лидер белән эш итәләр белоруслар. Ул бертуктаусыз урам басымына бирешмәячәген әйтеп тора. Ләкин никадәр генә каршылык күрсәтмәсен, Александр Григорьевичның йөзендә зәгыйфьлек чалымнары да сизелә. Зур ташкынга каршы күкрәк киереп барып кына әллә ни кыра алмыйсың бит.

Сәяси шахматның үз кагыйдәләре бар. «Такта»да мондый вазгыять булганда, лидерны түнтәрүнең өч юлы бар: дәүләт түнтәрелеше, халыкның кораллы баш күтәрүе (Каддафи ысулы), забастовкалар. Минск өчен соңгысы кулай. Дөрес, беренче вариантны да сынап карарга тырышалар: көч структураларына Лукашенко лагерен ташлап китәргә мөрәҗәгатьләр яңгырап кына тора. Әлегә кадәр аерым шәхесләрнең погоннарны йолкып ташлау очраклары булгаласа да, ул масштаблы хәрәкәткә әйләнә алмады. Аннан соң сәяси түнтәрелеш булганда, погоннар йолкынмый, мылтыклар 180 градуска борылыш ясый. Бу ысулның борынлавы да күзәтелми Минскида. Ә менә эш ташлау басым ясау методы буларак гамәлдә инде. Бүген генә (җомга көнне) Тихановская эшчеләрне забастовканы дәвам итәргә чакырып мөрәҗәгать белән чыкты. Вакытлыча эшсез торганда ач калмас өчен махсус фондка акча җыела, димәк, кул кушырып аякны бөкләп утыручыларга матди ярдәм күрсәтеләчәк. Тик андый ярдәм вакытлы гына була. Ә Лукашенко киткәч, заказларын югалткан һәм финанс бөлгенлегенә төшкән предприятиеләрне ничек әйләндереп җибәрәсең? Җитмәсә, реформалар башланып, завод-фабрикалар приватизацияләнәчәк, эш урыннары кыскартылачак. Моны белорус эшчеләре аңлый, билгеле. Лукашенко да хәйләкәр рәвештә бу хакта искәртеп тора. Оппозиция лидерлары өчен забастовка эчәр су кебек кирәк булса, рәсми Минск өчен эшнең тукталмавы сулар һава кебек мөһим. Шуңа күрә Беларусь хөкүмәте предприятиеләргә үз вәкилләрен җибәрде дә инде. Ил өчен валюта эшләүче иң төп предприятие «Беларуськалий» цехларына премьер-министрның беренче урынбасары Николай Снопков китте, мәсәлән. «Беларуськалий» исә эш ташлау башлануын игълан иткән иде инде. Сүз дөньядагы калийлы ашлама җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсе турында бара. Бу химик процесслар белән бәйле мәйдан, аны бер кул селтәүдә генә туктатырга ярамый, технологик процессларны акрынлап «сүндерергә» кирәк, шулай булмаса, яңадан эшләтеп җибәрә алмыйсың. Анда эшләүчеләр генә түгел, бөтен ил икътисады һәм финанслары кыен хәлдә кала бит завод ябылса. Менә бит килешмәүчән каршылык илне нинди хәлгә куя. Лукашенко да тәхеткә чытырдап ябышып ил мәнфәгатьләре турында түгел, үз язмышын гына кайгыртучы куркак йөзен ача соңгы көннәрдә. Компромисска барырга теләмәве белән үз хәлен дә, халык язмышын да катлауландыра. Илдә финанс хәле бик начарайды болай да. Инвесторлар фетнәле ил предприятиеләренең акцияләреннән котылырга тырыша. Экспорт кими һәм тукталуга таба бара. Бер аякта чайкалып басып торган хөкүмәткә валюта әҗәте бирергә бер финанс оешмасының да башына тай типмәгән. Соңгы сәгатьләрдә генә банкоматларда валюта бетүе турында хәбәрләр килеп иреште. Белорус сумының курсы 26 процентка түбәнәйде инде. Валюта кризисы хөкүмәтнең дәүләт банкларындагы керемнәрне туңдыру нияте турында имеш-мимешләр таралганнан соң килеп туды. Телеграм-каналларда якын киләчәктә КГБ рөхсәтеннән башка валюта алыштырып булмаячак дигән хәбәрләр таратыла. Финанслар белән бәйле коткылар өстенә коткы өстәлә. Көнбатыш санкцияләр кертеп тә финанс хәлен какшата. Беларусьның 39,5 миллиард долларга тиң тышкы әҗәте бар. Валюта резервлары исә 9 миллиард доллар гына, реаль валюта исә 4,2 миллиард доллар. Калган запаслар ликвидлыгы чикләнгән активлардан тора. Валюта әҗәте бирмәсәләр дефолт борын төбендә генә бит инде монда.

Менә болар берсе дә Лукашенкога абруй өстәми, билгеле. Илдәге матди хәлнең начараюы революцияне тукландырачак. Шуңа күрә оппозициянең эш ташлаучыларны куәтләве, рәсми хакимиятләрнең  моңа юл куймаска азаплануы бик тә аңлашыла. Яшәү-үлем мәсьәләсе хәл ителә кемнәр өчендер. Беларусь вазгыятендә забастовка төп көрәш коралы булып кала һәм калачак якын киләчәктә. Чилида Пиночетны шул юл белән түнтәрделәр кайчандыр. Тартышу озакка китсә, идарәче элиталар да лидерга басым ясарга мәҗбүр булачак бит инде. Әйтик, милиционерлар һәм аларның гаиләләренең дә ашыйсы киләчәк. Лидерга нәфрәт артачак. Мәйданнарда көрәш ялкыны кабынуга, интернетны өзеп куеп, ул лидер болай да аягына үзе атты инде. Меңләгән программачы эшсез калды, ай-ти өлкә җимереклек халәтенә авышты. Чит ил компанияләре иң яхшы белорус код язучыларын үзләренә чакыра башладылар. Бу инде – ил тагын бер мөһим валюта чыганагын югалтты дигән сүз. Дилбегәне кулда тотып кала алса да, бөлгенлек хәлендәге ил белән идарә итү ай-һай кыен булачак батькага.

Лукашенконы кугач, белоруслар тиз генә бәхеткә тиенә алмас, билгеле. Моңарчы эшләп торган гигант предприятиеләр ябылыр, эшсез халык кая барып бәрелергә белмичә йөрер. Забастовка өчен миллионнар җыйган көнбатышлылар артлары белән борылып басарлар. Бу хәлләрне без 1992 елда бер күрдек инде.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү