Бүген болытлы һәм коры һава торышы көтелә

Татарстан Республикасы территориясендә болытлы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Төнлә һава температурасы 6-11, көндез 19-24 градус җылы булачак.


Фикер өстәү