Гөмбәдән ассорти ясау ЫСУЛЫ

Чистартылган гөмбәләргә су салып пешерергә куябыз (һәр төр гөмбәне аерым). Су кайнап чыгуга, тоз салабыз. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң, суын түгеп, салкын су белән чайкатабыз һәм саркытабыз.

Маринад болайрак ясала:

1 л суга 8 аш кашыгы 9 проценты аш серкәсе, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 дәфнә яфрагы, 4 дәнә исле борыч, 4 данә кара борыч, 3 данә канәфер салабыз. Маринад кайнап чыгуга, гөмбәләрне саласы, 15 минут кайнатабыз һәм стерильләштергән банкаларга тутырып ябабыз.


Фикер өстәү