Аяк киемнәре кайчан була?

Мин – яман шеш авыруы кичердем, II группа инвалид. Ел саен бушлай эшләнмәләр бирәләр иде. Быел ортопедик аяк киемен дә, протезны да алганым юк. Социаль иминият фондына шалтыратып карадым, эләгә алмадым. Ул әйберләр кайчан була икән? Алырга ярдәм итсәгез иде.

Солтания апагыз. Яшел Үзән районы

Лира Сәхапова, Россия социаль иминият фондының Татарстан төбәк бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе:

– Солтания ханым шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә бушлай эшләнмәләр алу буенча, 2013 елдан исәптә тора. Гаризаны соңгы тапкыр 2019 елның 19 мартында тапшырган. Ул ике төрле ортопедик аяк киемнәре белән – 2020 елның 18 июленә кадәр, экзопротез белән – 29 октябрьгә кадәр, ортопедик бандаж белән 2021 елның 1 гыйнварына кадәр тәэмин ителгән. Әлеге эшләнмәләрне алу өчен аннан быел гариза кермәгән. Инвалид аны ел саен язарга тиеш. Фондта гаризалар автомат рәвештә озынайтылмый. Редакциядән мөрәҗәгать булгач, Солтания ханым белән бу хакта сөйләштек, барысын да аңлаттык.


Фикер өстәү