Йолдызнамә: 24 – 30 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Күптән башлап ташлаган эшләрегезне җәлт кенә төгәлләргә, бурычларны түләргә туры килер. Хафаланмагыз: болар өчен көч-куәтегез дә җитәр, акчасы да табылыр. Тик менә тирәгездәгеләрнең ачулырак карашы гына… Көнчелек галәмәте! Аралашмыйчарак торыгыз. Аннан килеп, дөньядагы яңалыклардан беразга ваз кичегез. Нерв күзәнәкләренә дә ял кирәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштә кечкенә генә бер хата хезмәттәшләрегезнең нәфрәтен кузгатырга мөмкин. Шуңа күрә үз казаныгызда гына кайнамыйча, башкаларның киңәшләренә дә колак салыгыз. Уйламаган җирдән эш урынын алыштырырга тәкъдим итмәгәйләре. Шикләнмичә ризалашыгыз: яңа вазыйфа бик өметле булыр шикелле.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Җитәкчегезнең үзегезгә карата хәерхаһлырак, ягымлыракка әйләнүе, хезмәтегезне күрә-бәяли башлавы күңелегездә әйтеп бетергесез шатлык хисләре уятыр. Тик менә гаиләдә берникадәр тынгысызлык кына эчне пошырыр. Иң мөһиме – актыгын әйтеп ташламаска! Юкса мөнәсәбәтләрне көйләү өчен байтак вакыт узачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Күп кенә яңа бурычларыгыз барлыкка киләчәк. Әмма алар бары тик канәгатьлек хисләре генә китерәчәк: үзегез үк шуңа омтылдыгыз чөнки. Бер башлаган эшне ташлый күрмәгез. Гәрчә якыннарыгыз шуңа күндерергә маташса да. Юкса соңыннан, башкаларда шундый ук хезмәтнең әйбәт кенә нәтиҗәсен күреп алып, бик нык офтанырга мөмкинсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Мая туплау турында уйланырга вакыт. Хезмәт хакын алуга ук исраф итү гадәтеннән котылу өчен нишләргә? Әлбәттә инде, акчаны бик кирәккә генә тотарга. Авыррак үтәлешле шушы кагыйдәне гадәткә кертү, ни гаҗәп, бик җиңел килеп чыгачак. Бу исә үз көчегезгә ышаныч барлыкка китереп, күңелегезгә моңарчы күрелмәгән тынычлык иңдерәчәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Документлар белән утырганда хата җибәрә күрмәгез. Башкарылган эшегезне дә бик җентекләп тикшереп чыгарга тырышыгыз. Яңа эшләр башлап җибәрү турында әлегә уегызга да кертмәгез. Хезмәттәшләрегез арасыннан кайберләре үзегезгә теш кайрап йөри. Планнарыгыз белән уртаклашырга җыенсагыз, шуны истән чыгармагыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Энәсеннән җебенә кадәр уйлаганнан соң гына ниндидер карарга килер чак түгел. Әйбәт кенә эш тәкъдим итәләр икән, икеләнеп тормастан, ризалашырга! Ышаныгыз, сезнең өчен бик күп юллар ачылачак. Үзгәрешләр өчен үтә уңышлы чор бу чөнки! Бары тик эчке сиземләвегезгә генә таяныгыз: сезне ул авыр хәлдә калдырмаячак.

Чаян (24.10 – 22.11) Дошман амбразурасына ташланган кебек, берьюлы берничә эшкә ябырылмыйча, иң мөһимен генә сайлап алып, бөтен көчегезне шуңа юнәлтегез. Шулай икән, күпләрне көнләштерерлек нәтиҗәгә ирешерсез. Озакламый акча мәсьәләсендә дә ак полоса башланып китәчәк. Шулай итеп, уңыш арты уңыш үзегезне бик кирәкле кешеләр янына китереп куячак.

Укчы (23.11 – 21.12) Онытылып беткән гамәлләргә кире кайтуыгыз, элекке хезмәттәшләрегез белән әйбәт кенә эшләр башлап җибәрүегез бар. Балаларыгыз уңышлары белән сөендерер, туганнарыгыз бик вакытлы ярдәмгә килер. Ә менә акча мәсьәләсендә кысмырлык күрсәтү кирәк: финанс өлкәсе әллә ни мактанырлык булмас әле чөнки.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Киеренке атна. Шул киеренкелектән кызып китү аркасында туганнарыгыз, коллегаларыгыз белән сүзгә керү куркынычы да юк түгел. Акчалырак вазыйфа тәкъдим итүләре бар. Аны шундук кабул итәргә тырышыгыз. Юкса бик шәп мөмкинлекне кулдан ычкындыруыгыз ихтимал.

Сукояр (21.01 – 19.02) Элемтәле, дус-ишле булуыгыз шактый ук зур проблемаларны бик җиңел хәл кылып куюга китерер. Оялып-тартынып, ярдәмнән генә баш тартмагыз. Өйдәге мәшәкатьләр байтак кына чыгымланырга мәҗбүр итәр. Акчаны кызганмагыз, иң мөһиме – гаиләдә тынычлык хөкем сөрү ич.

Балык (20.02 – 20.03) Бу атна вакыйгалары дуамалрак гамәлләргә этәрергә мөмкин. Уйламыйчарак теләгән теләкләрегезне оныта алсагыз, барысы да яхшы булачак. Хәер, якыннарыгыз сезгә теләсә кайсы катлаулы вакыйгадан җиңүче булып чыгарга ярдәм итәчәк. Аларның ышанычы исә үзегезгә кыюлык, хәтта батырлык өстәячәк.


Фикер өстәү