Гаражымны сүтәргә хаклары бармы?

Мин Казанның Карбышев урамында яшим. 2000 нче елларда ишегалдына гараж төзеп куйган идем. 5 августта Казан башкарма комитетыннан килеп, шуның йозагын кисеп киттеләр. Аны законсыз төзелгән милеккә саныйлар, вакытында рәсмиләштермәгән идем шул. Миңа 84 яшь инде, 52 ел хезмәт стажым бар. Картлык көндә шундый хәлдә калуыма борчылам. Ни хаклары бар минем гаражны юкка чыгарырга?

Ядкәр Биктаһиров.

Казан

Зөбәйдә Яхина, адвокат:

Ядкәр ага, сезнең ни әйтергә теләгәнегезне аңладык. Тик, ни кызганыч, милекнең законлы хуҗасы булып саналмыйсыз. Гаражны вакытында рәсмиләштерергә кирәк булган. Шәһәр башкарма комитеты ниндидер максаттан аны сүтәргә алынган икән, каршылык күрсәтә алмыйсыз.


Фикер өстәү