Гөлдания Хәйруллина: «Аларга юк дип булмый»

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның хәлләрен сорашкан идек: 

– Әле дә коронавирустан сакланам. Алайса, урамда халык бөтенләй иркенәеп китте. Әйтерсең, бернинди чир юк. Чыгыш ясарга чакыргач та, битлекне салмыйча торам. Болай дәвам итсә, алга таба битлек киеп җырлыйсы булмагае дип тә уйлыйм. Никадәр генә саклансам да, кешеләр фотога төшәргә дип янга киләләр. Аларга юк дип булмый. Аллага тапшырган, авырырга язмасын. Быел әле балны да күп итеп алып куйдык. Башкорт балын да, Балтачныкын да, Лаешныкын да алдык. Мин кышка тозлы ризыклар әзерләмим, аларга исе китми. Ә менә кайнатманы мулдан әзерләдек.

 

Фото: инстаграм

Гөлдания Хәйруллина: «Аларга юк дип булмый»” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ