Киләсе елдан эт белән мәчене «тамгалау» мәҗбүри булырга мөмкин

2021 елдан йорт хайваннарын маркировкаларга һәм учетка куярга мәҗбүр итә башларга мөмкиннәр. Бу хакта “Известия” Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итте.

Баксаң, Дәүләт Думасы 2020 ел ахырында нәкъ менә шуны күздә тоткан “Ветеринария өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү ягыннан Россиянең кайбер законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын караячак икән. Ә инде хайваннарны мәҗбүри тамгалау һәм исәпкә куюның максаты – хайваннар арасында йогышлы чирләр таралуны булдырмау, шулай ук йогышлы авырулар чыганакларын һәм аларның таралу юлларын ачыклау.

Закон проектында әйтелгәнчә, йорт хайваннарын тамгалау эше дүрт аяклы дусларның хуҗалары хисабына хәл ителәчәк.


Фикер өстәү