Гатауллиннар яшелчә үстерү буенча уңыш серен чиште: «Җирне яманларга ярамый»

Кәбестәнең кайсы сорты тозлау өчен кулай? Бәрәңгенең иң тәмле сорты нинди? Унышның сере нәрсәдә? Сорауларыңа җавап табасың, авыл хуҗалыгы буенча тулы бер курс аласың килсә, Арча районының Айван авылында яшәүче Гатауллиннар гаиләсе белән аралаш икән.

Кырда ата белән ул йөри. Бер-берсе белән киңәшләшеп, нидер хәл итәләр иде бугай алар. Ата буларак Нафил абыйның үз-үзен тотышы соклангыч. Улы Нәүфәлне тыңлап, күп очракта соңгы сүзне аңа әйтергә ирек бирә ул. Мөгаен, уңыш серләренең берсе шундадыр да.

Илсөя белән Нафил Гатауллиннар эшләрен 2009 елда 5 гектардан аз гына артыграк җирдән башлап җибәргәннәр. Төрле программаларда катнашып, мелиорация техникасын да алганнар, яшелчә саклау складын да корганнар, җирне 60 гектарга кадәр җиткергәннәр. Иң кызыгы, әти белән әнинең җиргә берегеп эшләүләренә уллары да тартылган. Нафил абый әйтүенчә, Нәүфәл инде җиргә фәнни яктан якын килә, төрле тәҗрибәләр ясап карый, орлык сайлауда да күбрәк аның сүзенә колак салалар. Монда тәҗрибәсез булмый, ди авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егет:

– Әти белән әни эшне башлап кына җибәргәндә без гел бертөрле орлыкларны гына утырта идек. Шул ук кәбестәнең дә бертөрле сортын гына алабыз. Бер ел шулай булды, ике ел, өч. Ә дүртенче елны уңыш бөтенләй булмады. Хәзер без фермерлар өчен оештырылган төрле семинарларда катнашырга, аларның тәҗрибәләрен үзебездә дә сынап карарга тырышабыз. Безгә туры килгән орлыклар бар, туры килмәгәне дә очрый. Шуңа күрә унлап  сорттагы кәбестә генә утыртабыз. Аның яртысыннан артыграгы барыбер яхшы гына уңыш бирә.

Бу гаилә Татарстанны Пекин кәбестәсе белән дә тәэмин итә. Үстерәсе авыр, ләкин кызык, ди Гатауллиннар. Елына ике мәртәбә уңыш алырга җитешәләр икән. Моннан тыш кызыл чөгендер, бәрәңге, кишер дә чәчәләр. Бәрәңге дигәннән, Нафил абый корылык елдан соң, халыкта бәрәңге орлыгы начарайды, дип искә ала. Аның күпләп бәрәңге игү теләге шул елдан соң башланган икән. Ә халык яраткан бәрәңге дип ул «гала» сортын атады.

Уңышның сере нидә, дип тә сорадык Нафил абыйдан.

Аталы-уллы бер-берсенә карашып тордылар да, җирне яратуда, дип җавап бирделәр. Җирне яманларга ярамый, дип тә өстәделәр. Шуннан соң, җир уллары дими, ни дисең инде алар турында?

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү