ОСАГО тарифларын машина йөртүченең кемлегенә карап билгели башладылар

Бүген Россиядә ОСАГО турында законга төзәтмәләр гамәлгә кертелде. Төзәтмәләр нигезендә, хәзер тәртипле, игътибарлы, әйбәт йөртүчеләр өчен тариф киметелергә мөмкин. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган, дип хәбәр итә “Известия”.

Шулай итеп, 24 августтан иминиятләштерүчеләр, ОСАГОның минималь һәм максималь бәяләре чикләрендә (монысын Россия Банкы җайга сала), тарифларны машина йөртүченең кемлегенә карап куллана башлады.
Полис бәясенә машина йөртүченең моңа кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булу-булмавы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган булу-булмавы, авариягә эләккән булу-булмавы, исерек хәлдә рульгә утырган булу-булмавы йогынты ясаячак.
Шул ук вакытта төзәтмәләр нигезендә полисның максималь бәясе сакланып калган. Аны иминиятләштерүчеләр сайтларында махсус калькуляторлар ярдәмендә исәпләп чыгарырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, ОСАГО тарифларын индивидуальләштерү турында Законга Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 25 майда кул куелганлыгын искә төшерик.


Фикер өстәү