Финанс белгечләре сумны долларга алыштырырга ашыкмаска киңәш итә

Финанс белгечләре акчаны үзебезнең сумнарда саклауның ни дәрәҗәдә отышлы булу-булмавын бәяләгән. Аларның әйтүенчә, акчаны аз вакытка сумнарда саклау күпкә отышлы.

Ник дигәндә, валютада сакланган акчаны кинәт кенә рубльгә алыштырырга кирәк булган очракта берникадәр югалту кичерү куркынычы бар (валюта курсы һаман үзгәреп тора бит). Бу хакта, аналитиклар фикеренә таянып, “Прайм” хәбәр итә.

Ә менә озак вакытка салынган акчаны (өч-биш ел дәвамында исраф итмәү күздә тотылган акча) валютада саклау әйбәтрәк, ди белгечләр.

Шул ук вакытта, финанс белгечләре әйтүенчә, доллар инде 2021 елда ук 60-70 сумга кире кайтачак. Аларның фикеренчә, евро хәзер үзенең иң югары ноктасына җитсә, доллар аны инде күптән үткән. Шуңа күрә долларны алып сату белән шөгыльләнеп акча эшләү вакыты инде узганда калган.


Фикер өстәү