Кайтмасыңны белдек, әмма көттек…

Бөек Ватан сугышы турында шулкадәр күп языла-сөйләнә, күрсәтәләр, ләкин аның чын асылын шул үлем казанында кайнаган, ул елларның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән, балачагы урланган кешеләр генә аңлый алыр. Ә андыйлар сафы инде сирәгәеп бара. Мин дә – шундыйларның берсе, ләкин бүген сүзем үзем турында түгел, ә бертуган абыем Рамазан хакында булыр. Дөресрәге, аның җиңеп кайтуын зарыгып көткән энесе кечкенә Суфияннан хат бу.

«Абый, синең бездән 15 – 18 километр ераклыкта урнашкан күрше Казанбаш авылына (Арча районы) йөреп укуыңны хәтерлим. Урта мәктәп иде ул. Бүгенге яшәү шартларыннан чыгып караганда, ул араны машинада унбиш-егерме минутта җилдереп узарга булыр иде, ә узган гасырның утызынчы еллар ахырында кышкы транспорт чарасы чаңгы булса, башка чакта бөтен ышаныч аякларга иде. Син, аттестат алгач, үзебезнең Урат Пошалым авылында укытучы булып эшләргә теләгән идең, тик, 18 яшең тулу сәбәпле, 1939 елда армия сафына алындың. Кем белгән бит алдагы язмышыңның бик аянычлы булсын…

1940 елның җәе. Авылда хәбәр таралды: «Рамазан ялга кайткан!» О, нинди шатлык! Җитмәсә, сиңа аны бер дә юктан гына бирмәгәннәр: язгы ташу вакытында комадирыңны коткаргансың. Минем баш күккә тиде: что син – абыем бит командирын коткарган! Син дә мине сагынгансың икән: еш кына кочагыңа аласың, кайчакта, җилкәмә кулыңны куеп, армия турында сөйлисең. Димәк, миңа – тугыз яшьлек энеңә  бала итеп кенә карамыйсың.

– Энем, исеңдә калдыр: Суфиян – минем дустымның исеме. Син тугач, әти-әнигә шул исемне бирүләрен сорадым. Рәхмәт, каршы килмәделәр, – дисең.

Абыем куштырган икән, димәк, ул бик яхшы иптәш һәм кеше булгандыр. Һәм менә мин 86 елдан артык шушы исемне горур йөртәм!

Икенче тапкырында мондый сөйләшү булды:

– Бервакыт мәктәпкә хәрби комиссариаттан кешеләр килеп, егетләрне хәрби училищега укырга керергә чакырдылар. «Минем укытучы буласым килә», – дидем. Бик кирәкле һөнәр бит ул. Армиядән кайткач, үзебезнең авыл мәктәбендә эшләячәкмен. Тырышып укы, энем. Синең дә укытучы булуыңны телим. Күз алдына гына китер: без бер мәктәптә укытабыз. Әйбәт бит?

Кочагыңа сеңдем дә, сүзләреңне җөпләп, баш селкеп утырам. Шундый акыллы абыең булу – нинди зур бәхет!

– Мин дә укытучы булам, абый. Менә күрерсең, – дим.

Син кочагыңа ныграк кысасың да:

– Ышанам, энем, ышанам, – дисең.

Бу безнең соңгы сөйләшү булган икән. Ял вакыты тиз узды, син кабат хезмәт иткән частеңа киттең һәм башка әйләнеп кайтмадың. Әйе, армия хезмәтең бетергә күп тә калмаган иде, сугыш башланды. 1942 елның җәенә кадәр ике арада хатлар йөрде.

Хат алган көнне өйдә зур шатлык. Хат уку – үзе бер вакыйга: менә әни хатны кулына ала, нигәдер иснәп карый, аннан ипләп кенә ача; конвертын безгә суза: кем өлгер – шул эләктерә. Бүген уйлыйм: ул чакта сугыштан килгән конверт та шулкадәр кадерле булган икән. Менә әни хатны укый башлый, юк, кычкырып түгел, ә бик тиз, хәтта аның күз йөгерешенә өлгереп тә булмый, шул ук вакытта иреннәре нидер пышылдый, тик аңлаешсыз. «Йә, карчык, сузма инде, нәрсә язган малай?» – ди түземлеге бетә башлаган әти. Әни яшьле күз карашын яшереп тормый, аны һәм борынын алъяпкычы итәге белән сөртеп ала да ярым пышылдап укый башлый: «Әти-әни! Фронтта сугышлар бик каты бара, хатларым еш килмәсә, үпкәләмәгез. Мөмкинлек булганда еш язуымны беләсез бит. Без җиңәчәкбез – безне көтегез! Әмма шунысы хак – дошманга әсирлеккә төшмәячәкмен! Үлсәм, сезнең өчен, илем өчен үләм. Үлем – хак!» Инде өй эчендәгеләр дә әнигә кушылып мышкылдыйбыз. Мин бүген үк урамдаш малайларга абыйның хатын сүзен сүзгә җиткерергә тиеш! Бу – традиция.

Шул елның җәендә дә, көзендә дә синнән хатлар килми башлады. Әти-әнинең йөзе саргайды, без – балалар,  почтальон урамга керүгә, каршына йөгерәбез: «Безгә хат бармы?»

Көзге елак көннәрнең берсендә почтальон күз карашын түбән төбәп, әни кулына өчпочмаклы хат тоттырды. «Син, Сәйдә апай, бик борчылма инде, нишлисең, сугыш…» – диде. «Нигә алай дисең әле, берәр хәбәр бармы әллә безнекеннән?» – Әни хатны әле ачмый. Почтальон дәшми генә юлын дәвам итә.

Менә без әти белән әни тирәсенә тезелеп утырабыз һәм карашыбызны әнигә төбибез. «Кызылармияче Минһаҗев Рамазан хәбәрсез югалды». Авыр тынлык. Әни, бер кулы белән авызын каплап, йөзен читкә бора. Әти, ялгыш укыгандыр дигәндәй, хатны аның кулыннан тартып ала:  «Кызылармияче Минһаҗев Рамазан хәбәрсез югалды».

– Туктале, карчык, улыбызга вакытыннан алда ясин чыкма әле. Монда бит «үлде» димәгән, ә «хәбәрсез югалды» диелгән. Исәндер ул, исән. Сугыш беткәч, кайтып төшәр, Аллаһы боерса, кайтмый калмас, – дип, әти әнине юата.

Мин бүген урамга чыкмыйм, малайларга синең хәбәрсез югалуың турында сөйләмим. Әти бит: «Кайтыр, – ди, – сабыр булыйк, көтик», – ди.

Көттек без сине. Гадәттәгечә, почтальон апа каршына йөгереп бардык, аннан таптырып, башын катырдык. Тик синнән хат та килмәде, үзең дә кайтмадың, абый.

Абыем, синнән гафу үтенәсем бар. Беркөнне әни сөт аерта иде, мин шыпырт кына килдем дә каймак савытына кулымны суздым. Әни күреп өлгерде. «Әй, улым, бу каймак май язар өчен бит. Аны фронтка җибәрәләр. Анда синең Рамазан абыең да бар. Син бит аның өлешенә кул суздың. Ә бу – хәрам», – диде. Шушы мизгелдә җир убылса, шунда төшеп китәрдәй булдым.

1945 елның 9 мае. Авыл шау-гөр килә: сугыш беткән! Җиңү! Бар да шат. Ирләре, ул-кызлары яу кырында ятып калганнар гына бер читтә моңсуланып басып тора. Бала-чагага ни: «урра» дип кычкыра-кычкыра, урам буенча йөгерәбез.

Көттек без сине, абый, авылга бер солдат кайткан саен, әни шул йортка йөгерә: «Безнекен күрмәдеңме?» Җавап булмагач: «Очрашмагансыздыр шул, минеке бит башка җирдә сугышты», – ди.

Абый, әни соңгы сулышына кадәр «Рамазан улым» диде. «Рамазанымны күрми үләм инде. Теге дөньяда очрашу насыйп булырмы икән?» – дия иде еш кына. Аннан:  «Ул бит Кырым җирендә үлде, ара бик ерак шул», – дип шаяртып та ала.

Абыем! Син илебез тынычлыгы, азатлыгы өчен корбан булдың. Тылдагылар, үзе ач-ялангач булса да, фронтны азык-төлек, кием-салым, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен тырышып эшләде. Без дә аларга ярдәм иттек.

Абыем, әманәтеңне үтәдем: тырышып укыдым, аннан педагогия училищесын, университет тәмамладым, гомеремнең алтмыш елын мәгариф өлкәсенә багышладым. Сине искә алмаган көнем булмады, дия алмыйм, ләкин якты образың гомерем буена озатып бара.

Сине эзләтеп карадым, ләкин гәүдәң яткан урынны таба алмадым. Менә шунысы үкенечле.

Сине бик яратып, энең Суфиян Минһаҗев».


Фикер өстәү