Чаллыда кунакка килгән ирнең гомере өзелгән

Кичә Чаллының ГЭС бистәсендә 37 яшьлек ирнең мәетенә тап булганнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.

Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре ирнең Яңа шәһәр кешесе булуын ачыклаганнар. Ул үзенең танышына кунакка килгән булган.

Әлеге сәер үлемнең сәбәбен медицина экспертизасы ясаганнан соң белеп булачак.


Фикер өстәү