Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты

Бүген Яшел Үзәндә 220 урынга исәпләнгән «Кораблик» яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Яшел Үзәнгә кайчагында Казан белән көндәшлек итү авыр. «Мондый социаль инфраструктура объектлары төзелеше, җәмәгать киңлекләрен, паркларны, ишегалларын төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәр тормыш өчен яхшырак һәм уңайлырак була бара», — диде ул тантаналы чара барышында. ТР Президенты төзүчеләргә объектны вакытында — яңа уку елы башланыр алдыннан тапшырулары өчен рәхмәт белдерде.

Тиховнин урамындагы «Кораблик» балалар бакчасында 12 төркем эшләячәк, шул исәптән алты ясле, бер кече төркем, бер өлкән, ике урта һәм ике әзерлек төркеме булачак.


Фикер өстәү