«Чизбургер — аш» пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

Сыер ите — 500 г
Үсемлек мае-4 аш кашыгы
Суган-1 данә
Кишер-1 данә
Сельдерей сабаклары — 3 данә
Сөт-300 мл
Эретелгән сыр — 300 г
Каймак (мәҗбүри түгел) — 1/2 стак.
Шулпа (сыер шулпасы) — 800-1000 мл
Су-1-2 аш кашыгы
Тоз (тәме буенча)
Кара борыч ( тәме буенча)
Петрушка (бирү өчен)
Сарымсак-2 теш

Пешерәбез:

Сыер итен иттарткычтан чыгарып, үсемлек мае салынган кәстрүлдә кыздырырга.

Кишер, суган, сельдерей һәм бәрәңгене бертөсле кисәкчәләргә турарга.

Табага 2 аш кашыгы май салып бәрәңгедән кала бар яшелчәләрне салып 5-7 минут кыздырырга.

Аннан соң бәрәңгене дә шунда ук салып 5-7 минут кыздырырга.

Фарш кызган табага яшелчәләрнең шулпасы белән үк салырга.

Әлеге масса өстенә шулпа салып бәрәңге пешкәнче кайнатырга.

Сыр салып, ул эреп беткәнче болгатырга.

Соңгы этапта кайнаган сөтне салып ашны пешереп бетерергә.

Ашларгыз тәмле булсын!

 

Фото: povarenok.ru


Фикер өстәү