Радий Хәбиров татарстанлыларны ТАССРның 100 еллык юбилее белән котлады

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республика халкын ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан котлады. Видеомөрәҗәгатьне Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Инстаграмдагы битендә урнаштырган.

«Татарстан тарихы бөтен ил тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Әлеге үзенчәлекле төбәк Ватаныбызга фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен бирде. Республика үзенең юбилеен яңа уңышлар белән каршылый, киләчәккә ышаныч белән карый», — ди башлык.

Радий Хәбиров видеода тугандаш халыкларның күптәннән бергә яшәүләре, бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенүләре хакында искәртә. «Безнең дуслыкның тарихи бердәмлеге һәм яхшы традициясе — бәһасез байлыгыбыз. Тугандаш республикалар мөнәсәбәте киләчәктә дә ныгыр дип ышанам. Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич (Рөстәм Миңнеханов — Т.и.иск.), һәм Татарстанның барлык халкына нык сәламәтлек һәм яңа казанышлар телим», — ди ул.

«Бәхетле булыгыз, туганнар. Татарстан чәчәк атсын, бәйрәм белән», — дип тәмамлый котлау сүзләрен Радий Хәбиров.

Татар-информ


Фикер өстәү