Блогер Тәнзилә Идиатуллина: «Атна саен бәйрәм, туй бездә»

Тәнзилә Идиатуллина, сыер савучы:

– Җәен бөтен эшне эшләп калырга тырышабыз. Колхозда сыерын да савам, буш вакытларымда кышка әзерләнәм. Бүген хезмәт хакы хисабына бозау бирәләр әле. Аны алып кайтасыбыз бар. Бакчада уңыш мул булды. Нәрсәләр генә кыландырып карамадым – салатын ясыйм, кыяр-помидорын да тозлыйм. Әле алар һаман үсеп тора. Кеше, ничек ашап бетерерсез, ди. Кешегә өләшергә яратам мин. Бу араларда мәҗлесләрдә күп йөрдек. Атна саен бәйрәм, туй бездә. Әле бер көнне гөмбәгә барган идек. Сыер сауганда да күз алдында шулар тора. Ничек кенә тагын барып җыеп кайтасы дип уйлап торам. Блогер да булгач, бер минутым да әрәм үтми. Үзем эшләгәнне кешегә күрсәтәм, рецептлар белән бүлешәм. Кыскасы, авылда тормыш кайный торган чак.


Фикер өстәү