Россиядә ярканатларда коронавирус бармы-юкмы икәнлеген тикшерә башлаганнар

“Роспотребнадзор” Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче ярканатларда коронавирус инфекциясе бармы-юкмы икәнен тикшерә башлаган. Инфекциянең таралу юлларын һәм эпидемиологик куркынычларны бәяләү мөмкинлеге бирәчәк бу, дип хәбәр итә “РИА Новости”, ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

Баксаң, белгечләр Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, шулай ук Воронеж һәм Волгоград өлкәләрендә, Краснодар краеның Кара Диңгез яры буенда ярканатларны тикшерүгә керешкән икән.
Әлеге тикшеренүнең төп максаты – ярканатларның төрле төрләрендә коронавирус булу-булмавын, хәзер билгеләнгән вирусларның моңа кадәр мәгълүм булганнары белән охшашлыгын, шулай ук кошларда коронавирусның биологик төрлелеген ачыклау, Россия территориясендә ярканатларның күчеп йөрү картасын анализлау һәм инфекциянең ихтимал таралу юлларын билгеләү.
“Роспотребнадзор” матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, тикшеренү галимнәргә эпидемиологик куркынычны дөресрәк бәяләү һәм коронавирус инфекцияләренең килеп чыгу, таралу ихтималын төгәлрәк фаразлау мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү