Айкала да чайкала, ни булган бу дөньяга?..

Дөнья сәясәтендә, икътисадында һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә, физиклардан алган термин белән атасак, турбулентлык халәте хөкем сөрә, ягъни вакыйгалар, тигез агышыннан чыгып, планетаны чайкалдыра бара. Минскидагы сәяси тетрәү – һаман да игътибар үзәгендә. Үткән якшәмбе яңадан тарихта тиңе булмаган протест җыйды. Лукашенко үз резиденциясенә кулына автомат тотып килде.

Коронавирус статистикасы яңадан югары ноктага омтыла. Украинаның элекке премьеры Юлия Тимошенко авыр хәлдә дип хәбәр итәләр. Британиядә күпкешелек чаралар оештырган өчен 10 мең фунт стерлинг күләмендә (миллион сумга якын) штраф керттеләр. Күпкешелек дип 30 кешедән артык җыелган чараны атыйлар. Оештыручыдан тыш, андый чарада катнашучы һәркем кимендә 100 фунт стерлингка тиң штраф түләячәк. Яңадан шундый чарага килсәң, штраф ике тапкыр арта һәм еш тәртип бозучылар өчен аның күләме 3200 фунт стерлингка җитәргә мөмкин. Германиядән мәктәпләрнең коронавирус учагына әйләнү ихтималы турында  шау-шу ишетелә. Анда инде ике атна элек дәресләр башланган иде. Берлиндагы 825 мәктәпнең 41ендә авыручы балалар пәйда булган. АКШ һәм Израиль мәктәпләрендә дә шуңа охшаш хәл күзәтелә. Димәк, дистант белән саубуллашырга иртә әле. Көньяк Кореяда авыру йоктыручыларның тәүлеклек рекорды теркәлгән. Һиндстан, 3 миллионлы чикне узып китеп, covid-19 буенча тулаем рекорд куя.

Дүшәмбе көнне АКШның Төньяк Каролина штатындагы Шарлот шәһәрендә һәм Флорида штатындагы Джексонвиллда Республикачылар партиясенең Милли съезды ачыла. 4 көн барачак съезд Трамп кандидатурасын президентлыкка тәкъдим итәчәк. Трамп үзе съездда дистанцион рәвештә катнаша. Демократлар партиясе үткән пәнҗешәмбедә Байденны рәсми рәвештә кандидат итеп таныды инде. Трамп сайлауда җиңсә, Кытай һәм Америка икътисадларын аерырга вәгъдә итә. «Без, Кытайдан берни алмыйча, йөз миллиардлаган доллар югалтабыз», – диде ул Fox News телеканалына биргән интервьюда. АКШ – Кытай каршылыгын сәүдә сугышы гына түгел, коронавирус тирәсендәге җәнҗал да көчәйтә. Ике ил каршылыгы исә бөтендөнья сәясәтен һәм икътисадын чайкалдыра.

Кытай дигәннән, ул соңгы вакытларда АКШтан рекордлы күләмдә нефть сатып алырга җыена. 19 танкер сентябрьдә Кытай портларына карап сәфәргә чыгарга әзер инде. Ливия фронтында сугышучы якларның үзара килешүе күзәтелә һәм бу килешү дөнья базарына 1 миллион баррель өстәмә «кара алтын» чыгарырга юл ача. Россия өчен сөенечле хәбәрләр түгел. Төркия Кара, диңгездә бай газ ятмалары табып, Россия икътисадының аркасына пычак кадарга җыена. Ерак Көнчыгышта ташкүмер төялгән Россия поездлары Кытай чигенә килеп бөялде. Кытай, күмернең сыйфатына аерым таләпләр куеп, аларны чиктән үткәрми. Җитмәсә, ОПЕК+ илләре Россияне, килешүне бозып, 283 мең баррельгә күбрәк җир мае чыгаруда гаеплиләр. Мондый каршылыкларның үсүе «кара алтын»ның яңа мәтәлчеген китереп чыгармагае.

Табигать тә тыныч түгел җитмәсә. АКШ ярларына бу атнада берьюлы ике давыл якынлаша.

                                                                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү