Сатканны кире алырга туры киләчәк

Икътисади кризис һәм бөтендөнья болганчыклыгы безнең тормышка проблема өстенә проблема өйгән бер вакытта Россиядә Административ хокук бозулар турында яңа кодекс кабул итәргә (КоАП) җыеналар. Башта ук әйтеп куйыйк: уңай яңалык бу, чөнки безнең, кибетләрдән нәрсәдер сатып алучыларның, хокукларын яклый һәм киңәйтә.

Кодекста «Куланучыларның хокуларына кизәнә торган Административ хокук бозулар» дигән аерым бер бүлек булачак. Яңа законда сатып алучыларны «чөя» торган сатучыларны авызлыклый торган маддәләр саны арттырылачак, җаваплылык көчәйтеләчәк. Әйтик, кассада эре акчаны ваклап кайтарып бирә алмыйлар икән, кибетне штраф көтә. Сатучы, «вак акча юк» дип, синнән өстәмә товар алдыра алмый инде ягъни. «Вак акча тап», – дип, кулларын җәеп тә тора алмый.  Брак яисә кулланучы өчен яраксыз товарны кире алмаган очракта да коммерсантларны китереп кысачаклар.

Хәзерге вакытта кодексны Юстиция министрлыгында эшләп бетереп киләләр. Гамәлдәге законда сатучыны җавапка тарта торган маддәләр бик аз икән. Киметеп үлчәгәндә яки акчаны күбрәк исәпләп алып калганда, тавыш чыгарып, зур җиңүләргә ирешә алмыйсың.

Сер түгел бит инде, базар үлчәвендә килограмм 800 – 900 граммны гына тәшкил итә еш кына. Яисә товарның бәясе син киштәдән алып кассага килеп җиткәнче үсә дә куя. Мондый хәлләр бик еш була. Әмма сатып алучылар вәзгыятьне үзгәртү өчен бик сирәк дәгъвалашалар. Югары Суд статистикасы «Кулланучыны алдаган өчен» дигән маддә буенча бер ел дәвамында бары тик 15 юридик затны һәм 60 кешене җавапка тартканнарын исәпкә алган.

Бер яктан караганда, кулланучының хокуклары якланган да кебек, әмма бауның икенче башын тартсаң, тәртип бозучыларга бернинди дә җәза каралмавын күрәсең. Закон буенча, мәсәлән, сатып алучы нинди дә булса сәбәп белән үзенә туры килмәгән товарны кибеткә 14 көн эчендә кайтарып бирә ала. Интернеттан алынган товарны кайтару срогы – 7 көн. Әмма сатучы товарны кабул итмәсә, аңа берни дә булмый. Мең сәбәп табып, дәгъваны кире кага ала кибетчеләр. Төргәге дөрес түгел, товар инде кулланылган, җиһазның ватылуында сатып алучы үзе гаепле… Очрашканыгыз бармы андый кире кагулар белән? Риза булмасаң, судка бар, диләр дә кире боралар. Беләләр бит инде: берәү дә андый эшләр  белән суд юлын таптап йөрмәячәк. Шуңа күрә сыйфатсыз һәм брак товарлар кибет киштәсендә бик еш очрый. Сатучы бозык товар сатканын белә, әмма аны кире алмасаң да берни дә булмаячагы шулай ук яхшы мәгълүм аңа. Ә менә яңа КоАПта товарны кабул итмәгән өчен 30 мең сум штраф каралган. Теләсә кайсы сатучыны акылга утыртырга җитәрлек сумма бу.

Бер товарны сатканда икенчесен тагу омтылышы да сатучыга кыйммәткә төшәргә мөмкин. Менә бу товарны да алырга теләмисезме, әйдәгез акция белән сатыла торган тагын берәр нәрсә алыгыз, дип бәйләнүләрнең 300 мең сумга җитә торган штраф белән төгәлләнүе ихтимал. «Вак акча юк» дип торган өчен штраф – 50 мең. Кулланучы хокукларын яклап, сатучыны җәзага тартучы башка маддәләр дә җитәрлек икән яңа канунда. Тиз арада кабул ителеп, гамәлгә генә керсен дип телисе кала инде.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү