Туфан Миңнулин турында хатирәләр: «Акча алмасаң, мин синең гражданлыгыңны кире алдырам!!!»

Туфан абый Миңнуллинга бәйле истәлекләремне терким. Күп алар. Искә төшкәннәрен язып куйган саен, Туфан абый белән сөйләшкән кебек булам, хатирәгә бәйле картина яңара. Бу хатирәләрне мин көн дә социаль челтәрләрдәге үземнең аккаунтларга да куеп барам. Аларны #ТуфанМиңнуллин #85ел #Туфансүзесагындыра хештеглары белән табып була. Кайтавазлардан күренә – Туфан абыйны бик күпләр сагына…

Берничә ел рәттән Туфан абый вафат булган май аенда, аңа атап, берәр чара уздырдым. Быел ел тынгысызрак, тормышка үзгәрешләр кереп тора. Быел 25 августта Туфан абыйга 85 яшь булыр иде… Истәлекләр, фотолар, әсәрләре белән бүлешүем – әлеге вакыйга уңаеннан да. Хәер, Туфан абый сүзенә мөрәҗәгать итмәгән көнем юк та кебек. Кайбер көннәрнең мәгънәсезлеген «фильтр аша» чистарту өчен, кичен Туфан абыйның бер робагыен уку да җитә.

Туфан абыйның «Телефоннан сөйләшүләр» дип аталган кызыклы язмалары бар иде. Алар 2010 елда чыккан «Насыйбулла боткасы» китабына да кергәннәр. Үзенең телефоннан корган кайбер әңгәмәләрен сүзен сүзгә теркәп куйган ул.

Бүген, хәзер Туфан абый белән телефоннан булса да сөйләшү мөмкинлеге чыкса, ниләр әйтер идек икән без аңа?..

*********

 – Туфан, «Дивана» дигән театрыңны карадык әле.

– Минем андый театрым юк бит.

– Ничек инде юк? Синеке, диделәр.

– Юк минем андый театрым.

– Туктале, карчык, кичә караган театр Туфанныкы бит?.. Синеке, ди бит карчык.

– Минеке түгел ул, Галиәсгар Камалныкы. Хәер, аныкы да түгел әле, татарныкы.

– Туктале, кыздан сорыйм әле.

(Паузадан соң)

– Анасын саткыры, дөрес сөйләшмим икән. «Театр» дип әйтергә ярамый икән, «спектакль» дип әйтергә кирәк икән. Вапшым, театрың миңа ошады».

Җимеш бәясе

Нинди гаҗәеп фотолар чыкты бит архивтан! 2010 елның 4 августында төшерелгән алар. Фотоларның авторы «Ватаным Татарстан» газетасы фотографы Дмитрий Бунтуков булырга тиеш. Туфан абыйларның Подлужная урамындагы йортта яшәгән вакытлары. Журналист Алсу Хәсәнова-Болыт интервью алырга килгән көндер, фотоларның Алсу белән төшкәннәре дә бар.

Туфан абый Алсуны журналист буларак ярата һәм бәяли иде. Бервакыт үзенең матбугатта чыгарырга теләгән бер катгый фикерен әйтер өчен дә Алсуны чакырганы хәтеремдә. Кыю иде Алсу. Усаллыгы да бар иде. Ләкин беркайчан да сатлык булмады ул, «заказ»га татар шәхесләрен кыйнамады. Андый булса, Туфан абый янына да китермәс иде, анысы шиксез.

Бу фотоларда табынны бизәп торган җимешләр турында да языйм әле. Казанның Үзәк базарында Туфан абыйның җимешләр ала торган «үз урыны» булган. Даими урын һәм Вахоб исемле җимеш сатучы турында мин әле берничә ел элек кенә җырчы Резидә Галимовадан белдем. Алар да җимешне гел бер урыннан, әлеге дә баягы Вахобтан алалар икән һәм ул аларга бер тапкыр: «У меня многие знаменитые люди урюк и курагу покупают. Раньше и Туфан Миннуллин покупал», – дигән. Шуннан соң Резидә белән базарга барып, Вахоб агай белән таныштым да әле мин. Күргәне булмаса да, Вахоб хакында Туфан абыйның кызы Әлфия апа да белә. Танышлыкның тарихы да бар икән, ул хакта да Әлфия апа сөйләде. Туфан абый бер тапкыр җимеш алырга килгәч, аның депутат, җәмәгать эшлеклесе икәнлеген телевизордан күреп белгән Вахоб аңа бер гозерен әйткән. Инде озак еллар Казанда яшәсә дә, гражданлык ала алмый икән. Тиздерме, озактырмы – бу проблемасын чишәргә булышкан аңа Туфан абый. Вахоб агай инде Россия гражданы булганнан соң җимеш алырга килгәч, рәхмәтле сатучы Туфан абыйдан акча алмаска маташкан. «Алмыйм, Сез миңа шундый зур яхшылык эшләдегез!» – ди икән . Шуннан Туфан абый Вахобка: «Акча алмасаң, мин синең гражданлыгыңны кире алдырам!!!» – дип «янаган». Вахоб башка алай итеп «статус»ын куркыныч астына куймаган, диләр.

Үзебезнең көй   

Искерә төшкән яшел кәрәзле телефонын оныгы Данияр кәттәрәк телефонга алыштырып, ул телефонга әллә нинди функцияләр тутырып биргәч, Туфан абый берничә көн шуның белән йөрде. Бик ярата иде ул техника алырга, аны өйрәнеп мәш килергә. Ләкин техника гына Туфан абый кулына каләме кебек виртуозларча бирешми иде.

Аның яшел телефонына Нәҗибә апа шалтыратканда: «Җир җиләгем, кура җиләгем, Сагынып көтәм сине, чибәрем» җыры яңгырый иде. Ул җырны Туфан абый озак кына тыңлый әле, шалтыратуга ук ашык-пошык җавап бирми. Яшерен-батырын түгел, кем шалтыратканын шундук аңлаганлыктан, мин (башка кызлар да шулай булгандыр әле, шулайдыр) әлеге сөйләшүләрнең үземә ишетелгән өлешен интонациясен, «тонның җылылык микъдары»н бәяли-бәяли тыңлый идем. Бернинди төче сүз әйтми генә шундый матур сөйләшә иде Туфан абый Нәҗибә апа белән.

Ә бу яңа дигән телефонда әллә нинди генә заграничный галәмәт көй уйный иде. Бу хәлдән Туфан абый гына түгел, без дә бераз дискомфорт кичердек, теге матур көйне ишетеп ияләшкән идек. Бер атналап яңа телефон белән йөргәч, беркөнне кабат иске яшел телефоны белән килде Туфан абый. Күрми дә калыр идек, берзаман телефонда теге җыр җырлап җибәрмәсенме! И куаныштык шуңа. «Тегесенә Нәҗибә шалтыратканда бу матур көйне җайлап булмады, әйе… Шуңа яңадан монысын алдым», – диде Туфан абый.

 

Туфан Миңнуллинның «Насыйбулла боткасы» китабыннан «Шигырь-шыгырлар»:

«Мин гаепле түгел»

Пардон, мсье! Әгәр матбугатта

Чыга икән шигъри чүпләрем.

Ул чүпләрне шактый шагыйрьләрнең

Шигырьләреннән мин чүпләдем.

*****

«Черт с ним»

Әрсезләр алды, мин калдым, дип

Кызгандырды егет;

Кызгандык инде, бирдек барсын,

Булсын безнең кебек.

******

«Афәрин!»

Акларга да тәти,

Карага да тәти.

Шыпырт кына яшәп,

Бөек булды тәки.

*******

«Киңәш»

Без белгәнне бүтәннәргә,

Зинһар, белдерә күрмә.

Акыллы сүз сөйләп йөреп,

Кеше көлдерә күрмә.

********

«Дөнья бу!»

Берәү эшли – акчасы юк

Кесәсен ямарлык.

Берәү сөйли – орден алып,

Теленә кадарлык.

Земфира Гыйльметдинова


Фикер өстәү