5 төрле ризыктан баш тартсаң, шунда ук ябыгачаксың

Пакетлы соклар. Аларда шикәр күп һәм 100 мл сокка 45 калория бар.

Майонез. Аның югары калорияле булуы беркемгә дә сер түгел. Гомумән, кибеттән сатып алынган башка төрле соуслар да фигура өчен зарарлы.

Тиз әзерләнә торган мюсли һәм боткалар. Аларның составында шикәр күп була. Шуңа күрә мондый иртәнге ашның организм өчен файдалы булуы зур сорау.

Атланмай. Ул бик калорияле һәм бу күрсәткеч майонездан бер дә калышмый.

Чикләвек һәм көнбагыш.  Аларны бик күп ашау үлчәүгә баскач шактый сизелергә мөмкин.


Фикер өстәү