«Аллаһ» сүзе, сүрәләр язылган иске яки ватык әйберләрне, ризык капларын нишләтергә?

– Хәзер кием-салым, савыт-саба, азык-төлекне, чәй яки башка ризыкларның капларын да «Аллаһ» дигән сүз яисә сүрәләр белән бизәргә яраталар. Андый сүзләр язылган искергән кием-салымны, ватылган савыт-саба, азык-төлек капларын нишләтергә?

К. Заманов. Буа

Сорауга башкалабыздагы «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирә:
– Әлеге кулланылган капларны нәҗес урыннарга ташлаудан сакланырга кирәк. Күмелсә яки яндырылса, хәерлерәк булыр. Аллаһы Тәгаләнең исемнәре, сыйфатлары, пәйгамбәрләрнең исемнәре, Коръән аятьләре язылган капларны язу-чыгару дөрес түгел. Алар әрәм-шәрәм булып, аунап, кадерсезләнеп ятса, нигездә чыгаручы җаваплы.


Фикер өстәү