Татарларның хокуклары өчен көрәшкән җитәкче, кем син?

Кашшаф  Гыйльфан улы Мохтаров

ТАССР Халык  Комиссарлары Советы рәисе (1921 – 1924)

 Сталин аны РСФСРны таркатырга тырышуда гаепли

Кашшаф Мохтаров Казан губернасы, Лаеш өязенең Тау Иле авылында (хәзер Мамадыш районына керә) 1896 елда дөньяга килә. Пермьдә 4 еллык югары училище, гимназия тәмамлый. Пермь университетындагы медицина факультетында ике ел укый.  Әмма  инкыйлаб   аны үз эченә бөтереп ала.  1917 елда «Безнең көннәр»  дип аталган татар телендәге газета оештыра, мөхәррире булып эшли. Пермь губернасы башкарма комитетында  милли эшләр буенча комиссариат җитәкчесе була.  Нократ губернасы комитетында татар-башкорт бүлеген җитәкли.  Гражданнар сугышында катнаша. Блюхер дивизиясенең  Мөселманнар полкында политрук итеп сайлыйлар.  3 нче армиянең  сәяси бүлегендә хезмәт итә. ТАССР Сәламәтлек саклау наркомы вазыйфасын башкара.

Милләт өчен тырышу  

Тарихчылар Кашшаф Мохтаровны күбрәк  милләтебезнең хокуклары өчен  көрәшкә, хосусый икътисадка игътибар биргән дип саныйлар.  Ул җитәкчелек иткән чорда ниләр эшләнгән соң?

Бу вакытта Гражданнар сугышыннан соң  төрле йогышлы авырулар баш күтәрә.   Эпидемия арты эпидемия башлана. Мохтаров нәкъ менә шундый шартларда  медицина органнарын  оештыра, хастаханәләр төзетә.

Аның иң беренче карары икетеллелек буенча.  Дөрес, Сәетгалиев җитәкчелек иткән чорда да татар теле кулланылган. Әмма  Мохтаров  татар теленең рәсми төстә дәүләт статусына  ия булуын тәэмин итә.  1921 елның 25 июнендә бу хакта закон үз көченә керә һәм тормышка ашырыла башлый.  Мәктәпләргә татар теле укыту кертелә, элмә такталар ике телдә языла. Төп документлар  татар телендә басыла.  Татар мәктәпләре челтәре булдырыла. Нәкъ шушы чорда  татар телендә югары белем барлыкка килә, татар бүлекләре ачыла. Кыскасы, татарларга зур мөмкинлекләр ачыла.

Кашшаф Мохтаров  Идел һәм  Чулман буена татарларны күбрәк күчереп утыртырга тырыша.  Казан яулап алынгач, татарлар елга буйларыннан куылган.  Бу фактны совет дәүләте таныган һәм, гаделсезлекне бетерү өчен,  Казан тирәсендә, елга буйларында татар авыллары барлыкка килгән. Мәсәлән, Югары Ослан районындагы Кызыл Байрак, Бакчасарай, Гаспринский исемендәге, Яңа Болгар авыллары  шундыйлардан. Гаспринский исеме белән Казанда бер мәктәп тә атала башлый.   Казан тирәсендә татарлар яшәгән Чыңгыз бистәсе барлыкка килә. Ул – бүгенге Нагорный бистәсе.  Шул елларда  Кабан ярында, шәһәрнең руслар яши торган ягында 1552 елдан соң беренче мәчет сафка баса. Татар мөселманнарына дини мәнфәгатьләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирелә.

Шулай ук бу вакытта Академия үзәге оештырыла.  Ул – бүгенге Татарстан Фәннәр академиясенең нигезе.   Бу чорда татарлар тарихы, фольклоры буенча күп кенә чыганаклар җыела.   Кашшаф Мохтаров бик милли җанлы сәясәтче булган. Татарның мәнфәгатьләрен беренче чиратка куйган.

Бу чорда, Гражданнар сугышы, ачлык, авырулар, тулы җимереклек кебек афәтләрдән соң, ТАССР икътисади яктан да торгызыла башлый. Төзелеш башлана.

Гаепләнү

Нәкъ  менә 1920 – 1924 елларда  татар дәүләтен  оештыру һәм үстерү, татар халкының  милли мәнфәгатьләрен суверенлаштыру юллары эзләнә.  ТАССРны өлкә итеп калдырырга тырышучылар һәм автономиянең сәяси-хокукый статусын үстерергә теләүчеләр арасында көрәш башлана. Мирсәет Солтангалиев берничә автономияле республика җитәкчеләре  ярдәмендә РСФСР составындагы  республикаларның союздаш   булып теркәлүе өчен тырыша.  Аның инициативасы белән  Советларның X съезды алдыннан  милли республикалар һәм өлкәләрнең вәкилләре  катнашында  җыелыш үткәрелә.  Анда 30дан артык кеше катнаша.  Шамил Усманов белән Кашшаф Мохтаров  автономияле республикаларны  СССР составына кертү таләбе  белән съездда  чыгыш ясарга Сталинга гариза язалар. Гаризада язылганнарны яклап, 5 кеше чыгыш ясый: Солтангалиев, Мохтаров, Халиков, Мендышев һәм Хадыралиев.  Иосиф Сталин гаризаның авторларын РСФСРны таркатырга тырышучылар дип гаепләп чыга.

Бу сәясәтнең  уңышсызлыкка очравында, әлбәттә инде, Владимир Ленинның  үлеп китүе дә зур роль уйный.  Башка сәбәпләре дә була. Милли мәсьәләләрдә баш калкытмаска башкаларга үрнәк булсын дип, 1923 елны Солтангалиевне кулга алалар.  Бу – милли мәсьәләләрдә Сталин  концепциясенең җиңүе дигән сүз була.

Сталин  Татар өлкә комитетын «җебегән»лектә гаепли һәм аның секретаре Живов Дмитрий Егоровичка (1922-1923 елларда Татар өлкә комитеты секретаре, репрессияләнә, 1939 елда атып үтерелә, үлгәннән соң аклана) Мохтаровны һәм аның командасын вазыйфаларыннан азат итәргә сәбәпләр эзләргә куша.  Шул җәһәттән 1923 елның июль аенда Мәскәүдә үткәрелгән дүртенче җыелышның  йомгаклары буенча фикер алышу була.  Дөрес, Живов үзе дә бу вакыйгалардан качып котыла алмый, Сталин аны да эшеннән ала.

Нәтиҗәдә Кашшаф Мохтаровны  эшеннән азат итәләр һәм Мәскәүгә Сәламәтлек саклау наркоматына алалар. Ул анда 1929 елга кадәр дәвалау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара.  Хатын-кызларның көнкүрешен яхшырту буенча  Үзәк Комитет комиссиясе әгъзасы була.

1929 елда аны, буржуаз милләтчелектә гаепләп, кулга алалар, партиядән чыгаралар.  «Атып үтерергә» дигән хөкемне  хезмәт колониясендә 10 ел эшләүгә алыштыралар.  Ул Соловецк лагерьларындагы Пушхозда ак төлке секциясен җитәкли.  1937 елда  кабат хөкемгә дучар итәләр.  Карелия АССРның  Сандармох шәһәрендә 1937 елның 27 октябрендә атып үтерәләр. Ул  1990 елда гына  аклана.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде  


Фикер өстәү