1 сентябрьдән кредитын вакытыннан алда түләүчеләрне күңелле яңалык көтә

Көз Россия халкы өчен кайбер законнардагы үзгәрешләрдән башланачак. Ә алар һәркемгә кагылырга мөмкин. Шуларның берсе – кредитны вакытыннан алда түләгәндә акчаның бер өлешен кире кайтару. Шулай икән, күпме акчаны кире кайтарырга була?

1сентябрьдән, банкка бурычын вакытыннан алда түләүчегә, кредит рәсмиләштергәннән соң түләнгән иминиятләштерү акчасының бер өлеше кайтарылачак. Хәер, мондый мөмкинлек элегрәк тә булган. Әмма чынбарлыкта акчаны кире алу бик күпләргә тәтемәгән. Хәзер исә иминиятләштерү компаниясе моны закон нигезендә хәл кылуга бурычлы.
Шулай итеп, банк кредитны вакытыннан алда тулысынча түләүчеләргә килешү буенча иминиятләштерү акчасының бер өлешен кире кайтарачак. Дөрес, финанс белгечләре әйтүенчә, иминиятләштерү очраклары булмаганда гына моңа өметләнергә мөмкин. Әйтик, кредит алучыга иминиятләштерү полисында күздә тотылган сәламәтлеген югалту очрагында иминиятләштерү килешүе буенча моңарчы компенсация бирелгән икән, аңа инде, кредитын вакытыннан алда түләсә дә, акчасы кире кайтарылмый. Моннан тыш акчаны теләсә кайсы “страховка” буенча түгел, бәлки гомерне һәм сәламәтлекне ихтыяри иминиятләштерү (“добровольное страхование жизни и здоровья”), шулай ук эшне югалтудан иминиятләштерелү буенча гына кире алырга мөмкин.
Белгечләр әйтүенчә, кредит алучыга иминиятләштерү полисын рәсмиләштергәндә игътибарлы булу кирәк, Ник дигәндә, иминиятләштерү компанияләре “добровольное страхование жизни и здоровья” урынына башкача да язып куярга мөмкин. Мондый очракта кредит алучы, бурычын вакытыннан алда түләсә дә, акчасын кире кайтара алмый.
Тагын шунысы бар: яңалык фәкать 2020 елның 1 сентябреннән соң төзелгән килешүләргә генә кагыла.


Фикер өстәү