Валентина Матвиенко  Татарстан халкын котлады

Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә телеграмма җибәргән.

Анда ул республика халкын якынлашып килүче Республика көне белән котлаган. Валентина Матвиенко, ТАССР оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итү аның данлыклы тарихын искә төшерү, билгеле бер йомгак ясау һәм киләчәккә планнар кору өчен бик әйбәт мөмкинлек булып тора, дип билгеләп үткән. «Республика шушы вакыт эчендә илебез халыкларының какшамас бердәмлеген ныгытуга, илкүләм бурычларны хәл кылуга үзеннән саллы өлеш кертте һәм бүген дә Россиянең икътисади мөмкинлекләрен, мәдәни һәм рухи-әхлакый традицияләрен үстерүне дәвам итә. Туып үскән җирне эчкерсез яратудан, хезмәт сөюдән һәм халыкның көч-энергиясеннән башка гына республикада шундый зур уңышларга ирешеп булмас иде», – диелгән телеграммада.

Федерация Советы Рәисе Татарстанның күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча ил субъектлары арасында алдынгы сафларда баруын басым ясап әйткән. «Киң колачлы төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Производство куәтләрен яңарту һәм сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына инновацияләр кертү буенча зур эшләр алып барыла, – дип билгеләп үтелә телеграммада. ­– Татарстан дәүләт хакимияте органнары кешеләрнең тормышын яхшырту, фән, мәгариф һәм спортны үстерү, уникаль мәдәни мирасны саклауга аерым зур игътибар биреп килә».


Фикер өстәү