Укытучылар прививка ясатачак

Татарстанда, Мәскәүдәге кебек, укытучыларның барысын да коронавируска тикшермәячәкләр.

Тик аларның һәммәсенә гриппка каршы вакцина ясалачак. «Роспотребнадзор»ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдергән. «Мәскәү үзендәге хәлләрдән чыгып шундый карарга килгән. Ә бездә педагогларның барысыннан да тест алу зарурилыгы юк», – дигән белгеч. Аның әйтүенчә, төбәкләргә мондый чара килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә кертелә. Тагын шунысы бар: мәктәпләрдә барлык персонал санитар-эпидемиология кагыйдәләрен тулысынча үтәргә тиеш булачак. «1 сентябрь булырга тиеш дип саныйм. Тик яңа уку елын яңа шартларда башлау кирәк. Мәктәптәге бөтен кешенең барлык таләпләрне үтәү очрагында әллә ни зур куркыныч күрмибез», – дип билгеләп үткән Любовь Авдонина.


Фикер өстәү