Халык саны нигә кими?

Россиянең көн яңалыклары тасмасында да бүген хәрби корал сату мәсьәләсе күтәрелә. «Рособоронэкспорт» җитәкчесе Александр Михеев «Интерфакс» агентлыгына хәрби-сәнәгать комплексы экспортлаган продукция өчен акча алу кыенлашуы турында хәбәр итә.

«Рособоронэкспорт» 2017 елдан башлап АКШ санкцияләре астында, доллар хисаплары ача һәм чит илләр белән сәүдә итә алмый. Шуңа күрә коралны бартерга алыштыра башлаганнар һәм моның өчен энергетик компанияләрне файдаланалар икән. 2020 ел ахырына кадәр Россиядән чит илләргә 6 миллиард доллардан артык бәягә хәрби корал озатылачак. Ләкин Федераль таможня хезмәте статистикасы 2018 елда читкә машиналар һәм җиһазлар сату 11,1 процентка үсү күзәтелсә дә, алардан 1 доллар да табыш кермәвен күрсәтә. Чит ил сатып алучылары коралны я Россиядән кредитка ала, я бөтенләй түләми. Түләнгән акча да банкларда «эленеп калган» һәм санкцияләр астында булу сәбәпле, аларны инде алып булмаячак, диләр «Рособоронэкспорт» белгечләре. Дәүләтләрнең ни өчен рус коралына мөкиббән китүен аңларга була инде шуңа күрә. Бушка диярлек бит. «Рособоронэкспорт»ның заказлар портфелендә 51,1 миллиард долларлык коралга чит ил заказы ята икән.
Дүшәмбе көнне телеэкраннан тагын бер күңелсез хәбәр яңгырады. Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашу вакытында Президент Владимир Путин илдә халык саны кимү турында әйтте. Ростов өлкәсендә ит җитештерү һәм торак төзү кискен темплар белән кими икән. Губернатор шул хакта әйтүгә, Путин уңай климатлы төбәк булуга карамастан, төбәктә халык саны илдәге уртача тизлекне дә узып кимүен өстәде.
Росстат исә быелның гыйнвар – июнь айларында Россиядә 681 мең бала тууын санаган. Бу үткән елның шул чорына караганда 38,7 меңгә кимрәк. Процентларга күчерсәк, кимү темпы – 5,2 процент. Үлүчеләр 946,5 меңгә җиткән. Аларның саны 28 меңгә арткан. Үткән ел халык саны кимү соңгы 11 елда рекордлы булды дип билгеләнеп үткән булса, быел ул рекордлы темпны да өчтән бергә узып кырылып барабыз икән. Беренче яртыеллыкта 265,5 мең кешегә кимегәнбез инде. Туу күрсәткече 75 төбәктә кими. Үлүчеләр саны 45 төбәктә арта. Россиядә үлүчеләр туучылардан уртача 1,4 тапкыр артык дип исәпләнсә, үлүчеләр коэфициенты туучыларныкын 1,5-2,5 тапкыр узып киткән төбәкләр дә байтак икән.
Вашингтон университеты демографлары, Россиядә бүген туу коэфициенты 1,61гә тигез, дип саныйлар. Бу – бер хатын-кыз уртача шуның кадәр бала таба дигән сүз. Чагыштырыйк: Таҗикстанда бу күрәткеч 3,55кә тиң. Тик Россиядән кыенрак хәлдәге илләр дә байтак. Италиядә туу коэфициенты – 1,35; Сингапурда – 1,26; Көньяк Кореяда 1,24не тәшкил итә.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү