Коронавирус белән кабат авыру куркынычы кемнәргә янавы билгеле

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Владимир Чуланов COVID-19 инфекциясен кабат йоктыру ихтималы турында белдергән, дип яза RT.

Шул ук вакытта белгеч бу хәлнең бик сирәк очракларда гына булу ихтималын басым ясап әйткән. Иммун системасы ниндидер үзенчәлекләргә ия булган кешеләр генә коронавирус белән кабат авырырга мөмкин, дигән Владимир Чуланов. Баксаң, иммунитеты бик йомшак булган кешедә беренче тапкыр чирләгәннән соң антитәнчекләр җитәрлек күләмдә эшләп чыгарылмый һәм бу чирне кабат йоктыру куркынычын китереп чыгара икән.
Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург Россия белгечләре эшләгән коронавирустан вакцина буенча аңлатма биреп үткән. Аның әйтүенчә, MERS-CoV вирусына (2012 елда Якын Көнчыгыш илләрендә килеп чыккан вирус – COVID-19 “туганы”) каршы вакцина эшләү тәҗрибәсе препаратны әнә шулай бик кыска вакыт эчендә уйлап табу мөмкинлеге биргән.


Фикер өстәү