Тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булган 3 ризыкны атадылар

Табиблар өч продуктны атаган, аларны артык күп кулланмаска кирәк – югыйсә тромбалар барлыкка килергә мөмкин.

Исемлектә беренче булып маргарин тора. Аның составында организм өчен зарарлы трансжирлар күп һәм ул майлылыгы бик югары булган ризык. Бу йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый.

Икенче ризык-бәрәңге. Анда күп санда крахмал бар, бу йөрәк-кан тамырлары системасын нык «какшата» һәм гомумән организмга зыян сала.

Табиблар саклык белән ашарга киңәш иткән тагын бер ризык-банан. Анда витаминнар башка җиләк-җимешләргә караганда азрак. Банан кан куеруга китерә. Бу үз чиратында артерияләрнең һәм веналарның тромбозына китерә.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү