Корт ашап дәваланган Дания Габидуллина: «Ул мине шештән коткарды»

Хәзер кешене берни белән дә гаҗәпләндереп булмый. Хәтта кемнәрнеңдер өйләрендә елан, ә кайберләренең кырмыскалар колониясен асравы да гайре табигый тоелмый. Бәлкем күпләрне тере коңгыз ашап дәваланучы бар, дип язсак та, гаҗәпләндермәс. Ләкин безгә бу хәл гайре табигый тоелды. Шуңа күрә герой белән очрашкач та, белгечләр белән дә сөйләшүне кирәк таптык.

Дания апа Габидуллина – Актаныш районының Чишмәбаш авылында тере коңгызлар ашап дәваланган кеше. Ни өчен ул мондый адымга барган? Бу хакта ул менә ниләр сөйләде:

– Анализларым начар, муенымда тавык йомыркасы кадәр шеш бар иде. Казанга барырга куштылар. Авыру тигәч, табибын да тыңлыйсың, параллель рәвештә халык медицинасын да өйрәнә башлыйсың. Пычак астына кереп ятасы килми бит. Шулай аптырап йөргән вакытларда Чаллыдагы туганым «жук знахарь» дигән бөҗәкләрне алып кайтты. «Тере килеш, кефирга болгатып эчәргә кирәк. Бердән башлыйсың да, көн саен арттыра барып, 45кә җиткерәсең, аннан соң бергә калганчы киметеп барасың», – диде. Шулай эшләдем дә. Беренче атналарында ук тын алулары иркенәеп китте, хәлем яхшырды. Теге шеш тә юкка чыкты, Аллага шөкер. Хәзер коңгызлардан ял иткән көннәрем. Бер ай элек алтмышка җиткереп, аннары беткәнче киметеп туктаган идем.

Сүз уңаеннан, интернетта болай дәвалану популяр. Аны онкология чирләреннән файдалы дип язалар. Бигрәк тә Казахстан, Кыргызстан блогерлары, әлеге коңгызларга багышлап, сәхифәләр алып баралар. Ә Кытайда һәм Япониядә алардан дару ясыйлар һәм традицион медицинада кулланалар. Россиядә дә ул инде чит күренеш түгел. Хәтта А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты галимнәре әлеге кортлар (чернотелка) белән хайваннарда тәҗрибәләр үткәргән һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Ләкин ни өчендер тикшеренүләр дәвамлы булмаган.

Дания апа әйтүенчә, бу бөҗәкләр билгеле бер авыруны гына дәваламый, алар иммунитетны ныгыта һәм организм чир белән үзе көрәшә башлый. Татарстанда тагын кулланучылар бармы, дип тә сорадык. Ул белми  икән. Авылдашлары, Дания апада үзгәрешләрне күргәч, алып-алып караганнар. Кулланучылар, кан басымын җайга сала, хәлне арттыра, дип тә килеп әйткән. Хәзер аның кадәр кызыксыну юк, ди ул.

Без: «Аны ничек эчеп була, тере бит алар», – дигәч, елмаеп: «Кефирда селкенми алар», – дип җавап бирде. Ә инде күрәләтә тере бөҗәкне йота алмаучылар аны ипи йомшагына төрә, кайберәүләр дарулар өчен ясалган буш капсулага салып эчә икән.

Дания ападан хәзер сәламәтлегенең ни хәлдә булуын да сорадык. «Бүген минем бер проблема – гемоглобин түбән, – дип җавап бирде ул безгә. – Кызыксынсагыз, бөҗәкләрне биреп җибәрәм», – дип тә өстәде. Шунда без әлеге бөҗәк белән эш итүнең үзенә күрә фәлсәфәсе барлыгын аңладык. Баксаң, үзеңә ярдәм иткән җан иясен сатып бирергә ярамый икән. Бушлай бирсәң дә, аны кабул итеп алган кешенең исраф итмәячәгенә ышанырга кирәк.

Шулаен шулайдыр, әмма әлеге бөҗәк Татарстанда популяр түгел. Татар бөҗәкне түгел, ачлык елларда гөмбә дә ашамаган, ди үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова:

– Сугыш вакытларында бөҗәкләр ашап исән калган кешеләр тарихта бар бит инде ул. Ләкин бездә бөҗәк ашап дәвалану юк дәрәҗәсендә дисәк тә була. Бөҗәк дигәндә татар кешесе бал кортын гына күз уңында тота. Аның балын, балавызын, подморын (үле бал кортларын) файдалану бар. Подморны сыгынты итеп тә, порошок рәвешендә дә кабул итәләр. Ул бик күп чирләрдән файдалы. Бөҗәкләрдән миңа иң якыны – бал корты. Кырмыска белән дәвалану да ошый. Аның оясына таяк тыга идек тә, кырмыскалар әлеге таякны кислотага буяп бетергәч, шуны суырып йөри идек. Сызлаулардан спиртта төнәтмәсен ясаган бар. Ул да бик файдалы. «Жук знахарь» турында да ишеткәнем бар. Ул аксымнарга бик бай һәм бүлеп чыгарган ферментлары организмга билгеле бер авыруларга каршы торырга ярдәм итә, диләр.

Әлеге коңгызларга табиблар да бик сак карыйлар. Терапевт Зәйтүнә Газизова да, мондый адымга барганда, кат-кат уйланырга киңәш итә:

– Бәлкем, ул бер кешегә булышыр да, ләкин бит икенче кешегә зыян салуы бар. Бу очракта, хәтта табигый дәвалау алымы дип алсак та, ул да төрле кешегә төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Өстәвенә әлеге коңгызлар һәм аның белән дәвалану галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән.

Россельхознадзорның энтофитопатологы Розалия Хәйрова исә бөҗәкләр ашап дәвалануны, гомумән, гамәлгә сыймый торган нәрсә дип атый:

– Дөрес, бу бөҗәкләр аксымга бай һәм алар хитозан дигән матдә белән капланган. Ләкин бөҗәк дәвалый дигән сүзгә мин ышанмыйм. Ахмаклык бу.

Ә менә бакчачы Фарсель Зыятдинов, бөтен бәла – бөҗәкләрне өйрәнмәүдә, дип саный. Аныңча хәтта бал кортлары да җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле. Бу уңайдан, ул «жук знахарь»ны җибәрүче булса, өйрәнергә әзер булуын җиткерде.

Шунысы да бар: әлеге язманы бөҗәк белән дәваланырга өндәү дип кабул итәргә кирәкми. Без таныштыру максатында яздык.

Гөлинә Гыймадова


19 фикер

  1. Минем танышымда эчте аны анда бжтен чирлэрдэ буыннар чиредэ , яман шештэ алергия барлык даруларга шул жук знахарне эчте аллага шжкер бер дэ салкын тию бн дэ чирлэп караганы юк

    1. Аллаh сакласын, кеше терелэм дип нинди генэ адымга бармый инде. Бездэ дэ бер чибэр, яп-яшь хатын улеп китте, 1 класста укучы баласын калдырып. Шушы кортларны эчкэн диделэр. Алар бер-берсен ашап барырга тиешь ахрысы эчтэ, янасын эчкэч, монын эчендэ жыелып эчке органнарын ашаганнар диделэр…. кем белсен инде, кузем бн курмэдем, шулай сойлэделэр, улгэннэн сон…

      1. Хо́рмэтле аноним🙏ничек итеп берсен берсе ашый ала икэн сон ул жуклар?Шак катам халыкнын наданлыгына…жук ашказанына керугэ УК ашказаны кислотасы белэн эшкэртелэ башлый,ягьни сразу улэ.бит.Ашаган ризык шул килеш чыкмый бит🤭🤭🤷

  2. Эйе дуслар якыннарынны исэн итэсен килсэ барсын да кулланып карыйсын,3 ел элек иптэшемэ анкология 3 степень куеп, 3 ай яшэр пищиводта,дип кайтардылар.Аллага шокер ,,жук знахр,, ны 5 тэн 70 кэ,70 тэн 5 кэ тошеп эчэбез ,май ае житсэ 3 ел була,аллага шокер яшэп ятабыз,минем ул торт савытында яшилэр,кара ипи,банан,апельсин,алма ашыйлар.без йогрд б н эчэбез,узе белми нэсэ эчкэнен,йогр даруы эчэбез дип эйтэм.Безгэ аны 4 нче степень рак бн авырып,терелгэн кеше бирде..Прафилактика очен узем эчтем 1 дэн 30 га,туганнарым да эчэ….менэ шул….

  3. Бу безненчэ кара тараканмы сон?. Шуны язмагансыз, аны тере килеш йоталармы яисэ кефир я йогуртка салып чэйнисеме?.

  4. Туберкулёз авыруыннан бет ашатканнар, бик файдасы тигән дигән фарыз йөри

  5. Нигә , каян алырга , дигәнгә бер сүздә юк ???
    Бәлки бу ниндидер агулы корттыр ???

  6. Безнен авылда да мэш килеп шул жукны йоталар,тере килеш суга салып..файдасы бар дилэр,мин ышанып бетмим…

  7. Су белэн йотсан, да ярый. Чэйнэмичэ йотарга кирэк. Ашказаны эчелеге белэн ,ашказанында улэ. Хитин булеп чыгара.

Җавап Отменить ответ