Чикләвек җыючылар: «Мондый уңышның күптән булганы юк иде»

Урман чикләвеге ел саен уңыш бирми. 1980 елдагы гаҗәеп уңыштан соң Татарстан урманнарында әле күпләп урман чикләве булганы юк иде, диләр.

– Ул елны чикләвектән кайтып кермәдек. Көнгә икешәр капчык алып кайттык. Казанга барып сатып та йөрдек әле, – ди Мамадыш районының Түбән Яке авылында туып үскән Сәлимә Сәетова. – Кияүгә чыгып киткәч, башка чикләвек җыймадым. Менә хәзер кызыгып ятам әле. Туган якларга кайтып җыясым килә.
Күрше Уразбахты авылында яшәүчеләр дә быел чикләвекне күп җыйган.
– Моннан 30 ел бик күп җыйган идем. Аннан 15 ел узгач, чикләвек уңды. Күптәннән болай күп булганы юк иде. Дөрес, 5-6 елга бер әз-әзләп кенә чикләвек булгалады. Беренче тапкыр урманга моннан ике атна элек барган идек. Ул чакта чикләвек өлгереп кенә килә иде. Хәзер инде җитлеккән. Кортлылары коелып беткән. Җыярга рәхәт. Берничә көннән агачтагы чикләвекләр дә коелып бетәчәк, – ди шушы авылда яшәүче Вәсимә Һадиева. – Без чикләвекне үзебез өчен җыябыз. Сатмыйбыз. Күбрәк балаларыма булсын дип тырышам. Күчтәнәчкә дә әйбәт бүләк булачак. Чикләвекләрне башта җилләтеп алам, аннан газ миченә тыгып киптерәм. Элеккеге капчыкларга оек бәйләп йөрмибез хәзер, Америкада яшәүче туганым бик яхшы рюкзак алып кайтып биргән иде, шуның белән йөрим чикләвеккә, бер барганда 12 литрлы су чиләге кадәр җыеп кайтам.

https://www.instagram.com/tv/CEM5p9wKmUN/?igshid=49gb48gjtbyf

Кукмара районында да чикләвек уңган быел. Ятмас Дусай авылы халкы да, күрше Ныртылар да урманда икән.
– Урманда йөрергә яратмасам да, чикләвек ашыйсы килгәч, барып кайттык. Моннан берничә ел элек тә чикләвек җыйган идем. Үземнең исем китми, малаем чикләвек ярата. Аның каравы урманда аюлар күп икән. Чикләвеккә баргач, каршыга берсе килеп чыкты. Шулкадәр курыктым, ник килгәнне дә оныттым. Тизрәк машинага утырып, өйгә кайтып киттек, – ди Чулпан Искәндәрова.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов урманга барып тормыйча да чикләвек җыйган.
– Бакчадагы чикләвек куагын моннан 20 ел элек Чиканас урманыннан алып төшеп утырткан идем. Быел алар мулдан уңыш бирде. Бакчамда 3 куагым бар. Урманда көне буе йөреп, ике-өч чиләк чикләвек җыя идек. Заманында 25 чакрымны җәяүләп менеп йөрдек. Хәзер бакчамда шул ук чикләвек. Бер сәгать эчендә җыеп алам. Быел мул уңышлы ел булды инде, – ди ул.
Мамадышның Сайкичү базарында чикләвекне сатып алырга да мөмкин. Бер кечкенә стаканы – 100 сум, ярты литрлы савыттагысы – 300 сум, майонез чиләгендәгесе – 500 сум.
Белеп тор!
Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү ихтималы – 35 процентка, инсульттан – 25 процентка кими. Гарвард университеты галимнәре 32 ел дәвамында уздырган тикшеренүләрдән соң шушы нәтиҗәгә килгән. Алар инфаркт һәм инсультны кисәтү өчен, күбрәк әстерхан чикләвеген, йөрәк кан-тамырлары авыруына каршы урман чикләвеген ашарга киңәш итә.
Урман чикләвеге сахароза, каротин, тимер, цинк, В1, В2, С, Е, РР витаминнарына, аксымга бай. Эчәк авырулары, азканлылык, авитаминоз, рахит, колит, бөердә таш булганда ярдәм итә. Бал белән ашаганда бала имезүче хатынның сөтен арттыра. Урман чикләвеге ипидән берничә тапкыр туклыклырак. Анда матдәләр алмашын яхшыртучы, организмда картаю процессларын акрынайта торган майлар бар.

Чикләвек күп уңган районнар:

Мамадыш
Кукмара
Балтач

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү