Минтимер Шәймиев: «Бу кадәр мактау сүзләре ишетүгә караганда эшләү җиңелрәк кебек»

Беренче Президентыбызның туган җире – Актаныш районының Әнәк авылында ял паркы һәм Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиевкә багышлап бюст ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.

Әнәк авылында узган әлеге тантана чын-чынлап бәйрәмне хәтерләтте. Актаныш районы халкы гына түгел, күрше районнарда яшәүчеләр дә бәйрәм карарга килгән. Татарстан артистлары аларга жыр-бию, театраль тамаша тәкъдим итте. Чыгышларның һәммәсе Дәүләт Киңәшчесенең тормышы, хезмәт юлы, казанышлары, милли рух белән сугарылган иде.
Минкәй дигән кечкенә малай «Бабайда кунакта» исемле парк буенча кунакларны озатып йөрде. Пучы белән Әнәк авылларын тоташтырган елга буендагы парк искиткеч: стендлардагы төймәгә бассаң, Минтимер Шәймиев тавышы белән сөйли.
Минтимер Шәймиев бюстны уртак хезмәт нәтиҗәсе һәм горурлык дип атады. Дәүләт Киңәшчесе исә әти-әнисенең туган йортына карап, барлык нәселе исеменнән рәхмәт әйтте. «Бу кадәр мактау сүзләре ишетүгә караганда эшләү жиңелрәк кебек», – диде ул.
Президент Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы үсеп килүче буынга юнәлеш булып тора, диде. Яшь буынны нәкъ шундый үрнәктә милләтпәрвәр итеп тәрбияләргә кирәк.
– Беренче Президентка республика халкының проблемаларын чишүче программалар бәйле. Бу тузган торакны бетерү, газлаштыру, социаль ипотека… Күп кенә программа-проектлар буенча Татарстан илдә беренчеләр рәтендә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Президент буларак түгел, үз исеменнән Минтимер Шәриповичка рәхмәтен белдереп: «Сез – безнең укытучы», – диде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү