Ләвәштән чипсы ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

Бер-ике ләвәш (күпме телисез шул кадәр алырга мөмкин)
Каймак 200гр
Йомырка 1 эре йомырка
Теләсә кайсы сыр 100 грамм
Сарымсак 1 теш
Тоз, борыч һәм төрле тәмләткечләр кулланырга мөмкин

Әзерлибез:

1 йомырканы туглыйбыз. Шуның өстенә сарымсак, каймак, тоз, борыч, һәм башка тәмләткечләрне салып яхшылап туглыйбыз.

Сырны угычтан чыгарабыз.

Шуннан соң ләвәшне алып өстенә йомыркалы массаны сылыйбыз, өстенә сыр сибәбез.

Ләвәшне шакмаклап турап 180 градуска кадәр кызган мичкә куябыз. 10-15 минутта чипсалар әзер булачак.

Тәмле булсын!


Фикер өстәү